2 нче октябрь көнне Яңа Әлем мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан "Кадерле, сөекле картларым!" исемле концерт прогаммасы күрсәтелде.
3 октябрь көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең актлар залында 1-2 сыйныф укучыларының бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор-майор Ахунова А.А. һәм юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау бүлеге җитәкчесе Саетова Р.З. белән очрашу уздырылды. Мероприятиенең максаты: балалар арасында тәртипсезлекне булдырмау һәм аларны кисәтү, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү һәм белемнәрен ныгыту.
Өлкәннәр бәйрәме.
Актаныш муниципаль районында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында өлкәннәр арасында “Иң оста компьютерчы” исеменә конкурс игълан ителде. Әлеге конкурс 3октябрь көнне икенче Актаныш урта мәктәбе базасында узды. Конкурста катнашучылар үзләренең белемнәрен төрле өлкәдә кулланып күрсәттеләр: текст язу, таблица төзеп формула куллану, презентация эшләү, интернеттан мәгълүмат эзләү. Җиңүчеләр Диплом һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр: Маликов Ф.Р., Валеева С.Ф.,
Татарстан Республикасында 581 мең га көзге культуралар чәчелгән, бу бөртеклеләр мәйданының 36 %ын тәшкил итә. Гомумән алганда, уҗымнарның торышы начар түгел, һава шартлары да моңа ярдәм итә. Хәзер алар тамыр җибәрә, ә күп кырлар инде шытып чыккан. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.
13-16 октябрьдә Актаныш муниципаль районында VIII авыл яшьләре Форумы үтәчәк. Әлеге форум кысаларында кызыклы темаларга түгәрәк өстәлләр, спорт ярышлары, шулай ук туристик чаралар һәм күңел ачу программалары да уздырылачак. Аларны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре һәм “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” яшьләр иҗтимагый оешмасының актвистлары оештырачак.
Финанс органнары системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Актаныш муниципаль районының “Үзәкләштерелгән бухгалтерия” МБУ директоры Дамира Рифкать кызы Галимҗанова ТР Финанс министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.