Теләкәй мәктәбе яңалыклары .ГТО нормаларын тапшыру нәтиҗәләре

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе
ГТО нормаларын тапшырып, нәтиҗәләр белән танышкач, иң алдынгы укучылар ачыкланды һәм үз яшь аралыкларында урыннар чыгарылды.. 30 м га йөгерү төрендә 2 класс укучысы Ногманова Дилә, ераклыкка сикерү төрендә 2 класс укучысы Вагизов Камил, ераклыкка сикерү төрендә Ахнафова Азалия, ераклыкка сикерү, 60 м га, 1000 м га йөгерүдә 5 класс укучысы Ахметов Раушан , ераклыкка сикерү төрендә 6 класс укучысы Гыйлмеразиева Алия, 60 м га йөгерү, ераклыкка сикерү, 1000 м га йөгерү төрләрендә 5 класс укучысы Калинина Эльвина, ераклыкка сикерү төрендә 7 класс укучысы Гәрәева Фирүзә, 60 м га йөгерү, ераклыкка сикерү, 2000 м га йөгерү төрләрендә 9 класс укучысы Хуҗин Фарис 1 нче урыннарны яуладылар. Киләчәктә дә сезгә зур уңышлар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International