Бүген, 1 октябрьдә районыбызның берничә мәйданында – Актанышта, Аскы Актанышта, Пучыда, Татар Суксуда - Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылды. Ярминкәгә районның барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр – фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, мәктәпләр, авыл җирлекләре, җәмәгать туклану предприятиеләре халыкка чамалы бәяләрдән яшелчә, сөт, май, бал, ит продукциясе, бөртек, шикәр кебек беренчел продукция тәкъдим иттеләр. Шулай ук ярминкәдә печән, салам, хәтта тере бозаулар, сарыклар, каз, ит чебие, үрдәк, күркә, цесарка алырга мөмкин иде.
Ярминкәдә тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов таныштылар.
Ярминкәне карап чыккан район башлыгы Фаил Камаев ассортиментның байлыгын һәм бәяләрнең чамалы булуын билгеләп үтте, шулай ук районыбыз өлкәннәрен шушы матур,җылы бәйрәм белән тәбрикләде.
Бәяләрнең чамалы булуын сатып алучылар да билгеләп үтте. “Мондый ярминкәләр ешрак булсын иде” дигән фикерләрен җиткерделәр. Районыбызның сәхнә осталары бай мәдәни программа тәкъдим итте.