Өлкәннәр ункөнлегенең чаралар планы:
Актаныш, Пучы, Татар Суыксу авылларында ярминкә – 1 октябрь.
Район җитәкчелегенең “Яшьлек” мәдәни үзәгендә ветераннар активы белән очрашуы - 1 октябрь.
Музей көне – 3 октябрь.
Өлкән яшьтәге мөселман хатын-кызлар белән очрашу: “Ничек яшисең, мөслимә?” – 4 октябрь.
Өлкәннәр арасында компьютер белеме буенча ярыш - 4 октябрь.
Өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгына районның ДОСААФ оешмасында бәйге – 5 октябрь.
Пучы картлар һәм инвалидлар йортында “Гәрәбә” клубы әгъзалары концерты – 5 октябрь.
Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган райондашларыбызны район мәдәният йортында искә алу чарасы - “Хәтер вахтасы” – 6 октябрь.
“Актаныш” спорткомплексында өлкәннәр спартакиадасы – 7 октябрь.
Өлкәннәргә бушлай юридик хезмәт күрсәтү көне – 7 октябрь.
Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган шахмат турниры - 8 октябрь.
Ташламалы мунча һәм чәч алу хезмәтләре – 9 октябрь.
Өлкән яшьтәге үзешчән автор башкаручылар белән очрашу: “Районыбыз җәүһәрләре ” – 10 октябрь.
“Өебезнең нуры ул, барыбыздан да олы ул!” фотокүргәзмәсе – 10 октябрь.
Оешма, предприятие, җирлек ветераннар активлары белән урыннарда чәй табыннары оештыру – 1-10 октябрь.
Медицина хезмәткәрләренең урыннарга чыгып өлкәннәргә хезмәт күрсәтү көннәре – 1-10 октябрь.
Ялгыз яшәүче өлкәннәргә волонтерлар ярдәме – 1-10 октябрь.