ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

"Актанышым җәүһәрләре" фестивале

6 октябрь көнне СХТ  китапханәсендә  "Уңган куллар"  клубынын  чираттагы  "Матурлык иҗат итү" дип исемләнгән дәресләре узды

10 октябрь район мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган "Актанышым җәүһәрләре" дигән фестиваль үткәрелде.

13-16 октябрьдә Актаныш муниципаль районында VIII авыл яшьләре Форумы үтәчәк. Әлеге форум кысаларында кызыклы темаларга түгәрәк өстәлләр,  спорт ярышлары, шулай ук туристик чаралар һәм күңел ачу программалары да уздырылачак. Аларны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре һәм  “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” яшьләр иҗтимагый оешмасының актвистлары оештырачак. 

Өлкәннәр декадасы кысаларында, Уразай авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Хөрмәтебез, сезгә, өлкәннәр!" дигән кичә үткәрде.Кичә барышында өлкәннәрне хөрмәтләп җылы сүзләр,җырлар яңгырады.Сәхнә ветераныбыз Кадрия Саматованың авылдашларына багышлап язган шигыре бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Өлкәннәребез бер-берсе белән аралашып  яшьлек җырларын искә төшерде. Китапханәдә шулайс  ук алар өчен китап күргәзмәсе төзеп куелды.

Өлкәннәр белән очрашу

"Адай мәдәният йорты" МБУ-се хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур әһәмият бирә.

Агымдагы    елның    2   июненнән     көченә     кергән     федераль       закон     нигезендә      Федераль     салым   хезмәте       сервисында          «Салым туләученең шәхси кабинет» ын   ачкан   кешеләргә      салым туләү     кәгазьләре    яки    башка    салым     кәгазьләре   электрон юл белән генә  жибэрелә,  ягъни   алар     кәгазь  вариантта    һәм   почта   аша  алмыйлар. Физик    затлар  өчен      милек, жир, транспорт  салым  туләү  вакыты   2016 елның  1  декабренә  кадәр. Салымнарны   салым  туләүченең   салым  сайтындагы   шәхси  кабинеты  аша, дәүләт  хезмәтләре  порталы  аша  электрон    рәвештә,  кредит  учреждениеләрендә, почта бүлекчәләрендә  түләргә  мөмкин.

Октябрь башында, көзнең  иң күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне билгеләп үтелде. 7 сентябрь көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсе,  1 санлы Актаныш урта мәктәбенең 1 “А” сыйныф укучылары белән бергәләп,  беренче укытучылары сыйныф укытучысы Диләрә Дугласовнага багышлап, бәйрәм кичәсе уздырдылар. 

7 октябрь көнне Актанышта  өлкәннәр спартакиадасы  узды.

 

Спартакиаданын максаты - ветераннарны физкультура һәм спортка тарту, сәламәтлекләрен ныгыту һәм көчле спортчыларны билгеләү иде.

Ярышта районның авыл җирлекләре, учреждения, оешма-предприятия ветераннарынның җыелма командалары катнашты. Барлыгы 285 пенсионер көч сынашты. 

 

Оештырылган спорт төрләре: өстәл теннисы, отжимание, чүгәләү (приседание), ату , дартс, җиңел атлетика, канат тарту, йөзү, канат тарту.

Ярыш нәтиҗәләре шәхси һәм команда беренчелеге буенча билгеләнде.

 

1 урын – Киров  авыл җирлеге командасы

2 урын – Иске Байсар  авыл җирлеге командасы

3 урын  - Актаныш авыл җирлеге командасы

 

Җинучеләр һәм призерлар  яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең грамоталары һәм  район ветераннар Советының акчалата  бүләкләре  белән хөрмәтләнделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International