19 декабрь көнне 1 класс укучылары Уразай авыл китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханәдә яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Яңа ел, Кыш бабай турында шигырьләр, әкиятләр тыңладылар, табышмакларга җаваплар бирделәр. Балаларга китапханәдә бик ошады.
16 нчы декабрь көнне татар теленнән Республика олимпиадасының муниципаль туры узды. Анда безнең мәктәптән 3 укучы катнашты: 5 нче класс укучысы Камалов Булат, 6 нчы класс укучысы Госманова Гөлшат һәм 8 нче класс укучысы Фәррәхова Гөлсылу. Нәтиҗәдә 5 нче класс укучысы Камалов Булат призер булды. (Укытучысы: А.И.Шакирова). Булатны әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
Актаныш авылында дүрт мәчет эшли, шуның икесе – 18 декабрьдә районда Мәүлид бәйрәме көнне ачылды.
Ихлас очрашу.
Югары Яхшый мәдәният йортында һәм Табанлыкүл авыл клубында яңа елга әзерлек оешкан төстә бара.
Зиннәтуллина Назлыгөл, Хөсәенова Розалия, Хафизова Рүзиләләр конкурсларда еш катнашалар, бу өлкәдә уңышлары да бар.
Кыш җиткәч, салкын тиеп авыручылар саны бермә-бер арта. Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да салкын тиеп авырмаган кеше юктыр. Шунлыктан аның клиник симптомнарын һәрберебез яхшы беләбез: тамак төбе авырту, күзләр кызару һәм яктылыктан курку барлыкка килү, томау төшү, тән температурасы күтәрелү. Гриппның да симптомнары шундый ук, тик организмның агулануы бу очракта көчлерәк була (баш һәм буыннар сызлый, йөрәк кага, тән температурасы 40 градуска кадәр җитәргә мөмкин). Сулыш юлы һәм грипп авыруларыннан ничек сакланырга? Әлеге һәм башка сорауларга җавап табу максатыннан авыл фельдшер-акушерлык пункты мөдире Ләйсән Анамова 16 нчы декабрь көнне мәктәп укучылары белән очрашып, “Гриппка каршы профилактика чаралары” дигән темага чыгыш ясады. Көндәлек үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән таныштырды, укучыларга гамәли киңәшләрен бирде.
15 декабрь көнне рус теленнән, 16 декабрь көнне татар теленнән республика олимпиадаларының район этабы узды. Анда мәктәбебезнең 2 укучысы катнашты.