Актанышта Мәүлид бәйрәме үткәрелде

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

Актаныш районда  18 декабрь конне, Мәүлид бәйрәме “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында үтте. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тамашачыны олуг кичә белән тәбрикләп вәгазь сөйләделәр.

Милли һәм дини җырлар иҗат итүче, мөнәҗәтләр (нашидлар) башкаручы Ильяс Халиков һәм ул җитәкләгән “Мөнбәр” татар-дини театры “Аклыкка илтсен юллар” сериясеннән “Болгар җилләре исә” дигән театральләштерелгән-музыкаль тамашасын актанышлыларга тәкъдим итте. Мөнәҗәтләр, җырлар, Аллаһны, Мөхәммәд с.г.в.ны зурлау экранда күрсәтелгән аятьләр, хәдисләр белән дәлилләнеп барды.

Бәйрәм көнне районда Бүләк һәм 57 нче бистәдә иганәчеләр ярдәме белән төзелгән мәчетләр ачылды. Беренчесе Бүләк мәчете булса, икенчесе Мәүлид бәйрәме хөрмәтенә Мәүлид мәчете исемен йөртәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International