Актаныш авылында дүрт мәчет эшли, шуның икесе – 18 декабрьдә районда Мәүлид бәйрәме көнне ачылды.
Бүләк бистәсендә яшәүчеләр дә, кайткан кунаклар да тантаналы мизгелләрне дулкынланып көтте. Бергәләп төзелгән мәчетнең игелеген күрергә, хак юлда булып, тәрбияле балалар, оныклар үстерергә, аралашып яшәргә насыйп булсын, дип, бер-берсен сәламләделәр, тәбрикләделәр алар.Өйлә намазын “Бүләк” мәчетендә укыганнан соң, райондашларыбыз һәм кайткан кунаклар 57 нче бистәгә 52 нче мәчетне ачарга килде.
Мәчет ачылу сөенечен уртаклашырга мөхтәрәм кунакларыбыз да килгән иде. Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыров, район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин мәхәллә халкын котлады. Рөстәм хәзрәт имам Әзһәр хәзрәткә чапан тапшырды.
(3).jpg)
(2).jpg)
(4).jpg)