Кыш җиткәч, салкын тиеп авыручылар саны бермә-бер арта. Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да салкын тиеп авырмаган кеше юктыр. Шунлыктан аның клиник симптомнарын һәрберебез яхшы беләбез: тамак төбе авырту, күзләр кызару һәм яктылыктан курку барлыкка килү, томау төшү, тән температурасы күтәрелү. Гриппның да симптомнары шундый ук, тик организмның агулануы бу очракта көчлерәк була (баш һәм буыннар сызлый, йөрәк кага, тән температурасы 40 градуска кадәр җитәргә мөмкин). Сулыш юлы һәм грипп авыруларыннан ничек сакланырга? Әлеге һәм башка сорауларга җавап табу максатыннан авыл фельдшер-акушерлык пункты мөдире Ләйсән Анамова 16 нчы декабрь көнне мәктәп укучылары белән очрашып, “Гриппка каршы профилактика чаралары” дигән темага чыгыш ясады. Көндәлек үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән таныштырды, укучыларга гамәли киңәшләрен бирде.