ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2016 ел
җомга

Актаныш районы ЗАГС бүлегендә бүген тантаналы төстә Павлова Альбина Геннадий кызы хәм Гимазов Ранис Рамил улының никахы теркәлде. Яшь парны район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева котлады хәм аларның буген аеруча истәлекле көнне язылышуларын ассызыклады.Үзенең котлавында ул районыбызда яшәүче һәр гаиләгә иминлек, гаилә бәхете теләде.

15 декабрь көнне район мәдәният йортында үткәрелгән Гамил Авзал исемендәге премияне тапшыру һәм Куян авылы депутаты Газетдинов Фәнис Таҗетдинович оештыруында бастырылган, язучы Гөлүсә Закированың “Агыйдел Куяны” исемле китапны тәкъдим итү кичәсендә катнаштык. Кичә бик күнелле узды.

Куян авылы клубында Яңа елга  әзерлек бара. Кар сыннары ясау дәвам итә.

Көтеп алынган Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Мәктәптә әлеге бәйрәмгә әзерлек башланып китте.  Укучыларыбыз ярыша-ярыша класс бизиләр, кар сыннары ясыйлар.

Укучылар бу көннәрдә I яртыеллык өчен район контроль эшләрен эшлиләр. Аларга уңышлар телибез.

10 декабрь  көнне  кышкы сезонны ачуга багышланган чаңгы ярышларында безнең мәктәп командасы катнашты . Уртача нәтиҗәләргә ирештеләр. Остазлары Газизов Илдус Нәҗип  улы.  Киләчәктә яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә язсын.


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 15 декабрь көнне, икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә язучылар белән очрашу узды. Бездә кунакта Ф.Зыятдинов, Ф.Мөслимова, М.Әмирханов булдылар. Алар үзләренең шигырьләрен укыдылар, иҗатлары белән таныштырдылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, китапларына күзәтү ясадылар, укучыларга теләкләрен җиткерделәр. Очрашу җылы, мавыктыргыч, ихлас үтте.

Мәктәбебездә кызу эш өсте. Районнан җибәрелгән контроль эшләр, олимпиадалар, ОГЭ га әзерлек консультацияләре дәвам итә.  Яңа елга әзерлек тә башланды.

14нче декабрь көнне  мәктәбебездә Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан рәсем конкурсы булды.

15 декабрь көнне, Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш 12 нче утырышы үткәрелде. Сессия эшен район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Шулай ук утырылышта район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, бүлек җитәкчеләре, оешма-предприятие җитәкчеләре катнышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International