Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш 12 нче утырышы

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

15 декабрь  көнне, Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш 12 нче утырышы үткәрелде. Сессия эшен район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Шулай ук утырылышта район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, бүлек җитәкчеләре, оешма-предприятие җитәкчеләре катнышты.

Район Советы утырышының көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләрне кертергә тәкъдим ителде:

1.  Актаныш муниципаль районының 2017 нче елга һәм 2018-2019 нчы елларга планнаштырылган чорга бюджеты;

2. Актаныш муниципаль район Советының 2017 елга эш планы турында;

3.  2017 елга Актаныш муниципаль район мөлкәтен хосусыйлаштыру фаразы турында;

4. Актаныш муниципаль район Советының 2015 елның 04 августында кабул ителгән”Кече һәм урта эшмәкәрлеккә арендага тапшырылучы, Актаныш муниципаль районы милке булып торган мөлкәт (җир участокларыннан тыш) исемлеген төзү, алып бару һәм бастыру тәртибен раслау турындагы” 08-05 санлы карарына узгәрешләр кертү;

5. Актаныш муниципаль район Советының 2015 елның 04 августында кабул ителгән”Кече һәм урта эшмәкәрлеккә арендага тапшырылучы, Актаныш муниципаль районы милке булып торган мөлкәт (җир участокларыннан тыш) исемлегенә кертелгән мөлкәтне арендага бирү тәртибен раслау турындагы” 08-06 санлы карарына узгәрешләр кертү;

6. Актаныш муниципаль район Советының 2015 елның 04 августында кабул ителгән”Кече һәм урта эшмәкәрлеккә арендага тапшырылучы, Актаныш муниципаль районы милке булып торган мөлкәт исемлеген раслау турындагы” 08-07 санлы карарына узгәрешләр кертү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International