Бүген, 15 декабрь көнне, икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә язучылар белән очрашу узды. Бездә кунакта Ф.Зыятдинов, Ф.Мөслимова, М.Әмирханов булдылар. Алар үзләренең шигырьләрен укыдылар, иҗатлары белән таныштырдылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, китапларына күзәтү ясадылар, укучыларга теләкләрен җиткерделәр. Очрашу җылы, мавыктыргыч, ихлас үтте.