Зиннәтуллина Назлыгөл, Хөсәенова Розалия, Хафизова Рүзиләләр конкурсларда еш катнашалар, бу өлкәдә уңышлары да бар.
Җәй көне алар тырышлыгы белән “Болгар радиосы” хезмәткәрләрен үзебездә кунак итү бәхетенә ирешкән идек. Ә 16 нчы декабрь көнне укучылар үзләре “Болгар радиосында” кунак булдылар. Әлеге күңелле очрашуны, радионың даими тыңлаучысы Зиннатуллин Назим һәм аның гаиләсе тулысынча үз өстенә алды. Журналистика белән кызыксынучы кызларны һәм укытучылары Зарима Әзһәм кызын, Рөстәм Гайзуллин студия белән таныштырды, эшләренең нечкәлекләре турында сөйләде. Ә кызлар үз чиратында Гөлгенә Зиннәтуллина пешергән чәкчәк белән сыйладылар. Хөсәенова Розалия Табанлыкүл балыннан авыз иттерде.
Кечкенә Табанлыкүл авылы кызларын кабул итеп, әле иҗатта беренче адымнарын ясаучы укучыларга канат куйган “Болгарларга” зур рәхмәт!