9 һәм 11нче сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау чыңларга да өлгерми, имтиханнар ише шакый башлый. Имтиханнарның да ниндие бит әле! Киләчәк тормышыңны билгели торган БДИ белән Төп дәүләт имтиханына (ОГЭ) керер алдыннан ук, әллә ничә иләк ашарга узарга туры килә…
Татарстанда 21 майда, гомумән алганда, 3652 тонна сөт савылды (2016 елның шушы көненә карата 105% тәшкил итә).
Тулырак...
19 май – Бөтенсоюз пионер оешмасының туган көне.
Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Бәйрәм бүген бездә!
Тәбриклибез сезне өлкәннәр,
Бүгенге зур бәйрәм көнендә.
Пионерлар иде барыгыз да
Күңелле балачак илендә.
15 май – Халыкара гаилә көне. Районыбыз китапханәләрендә бу күренекле дата уңаеннан ныклы әзерлек барды һәм бик күп кенә мавыктыргыч мероприятияләр, китап күргәзмәлекләре оештырылды.
18 май көнне Актаныш Cәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты кысаларында Г Афзал иҗат фестивале узды. Анда безнең мәктәптән 7 класс укучысы Зиязетдинов Камил катнашты.