15 май – Халыкара гаилә көне. Районыбыз китапханәләрендә бу күренекле дата уңаеннан ныклы әзерлек барды һәм бик күп кенә мавыктыргыч мероприятияләр, китап күргәзмәлекләре оештырылды.
Шушы күренекле дата уңаеннан, Актаныш үзәк балалар китапханәсе 19 май көнне 1 санлы Актаныш урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Хөббетдинова Диләрә) белән берлектә “Гаилә – бәхет йорты” дигән исем астында уенлы – конкурслы мәдәни чара уздырды.
Чараны уздыруның төп максаты – кечкенәләрне гаилә турында, гаиләнең ныклы, бердәмлеге, татулыгы, балалар – гаиләнең көзгесе, шатлыгы- куанычы турындагы белемнәрен арттыру. Чараны алып баручы барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, гаилә традицияләре, бәйрәмнәре, гаилә тормышы белән танышырга чакырды. Китапханәченең сөйләгәннәреннән балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, гаилә кыйммәтләре, туганнарны берләштереп тора торган традицияләр белән таныштылар. Балалар чара барышында гаилә турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Мәдәни чара бик кызыклы һәм күңелле барды. Уенлы – конкурслы өлешендә балалар аеруча актив булдылар. Бергәләп “Истәлеккә фото”, “Җылы кочак”, “Әниемә матур сүзләр”, “Шигырьне дәвам ит” дигән уеннар да уйнадылар. Марс планетасыннан килгән ”журналист”ка интервью бирделәр. Мәдәни чара азагында балалар өч командага бүленеп , “Минем гаилә” дигән темага асфальтка рәсем ясау буенча ярыштылар. Һәр команда үз рәсемен яклады.
Бәйрәм чарасы дус һәм табигый узды. Кунаклар бәйрәм кичәсеннән үзләренә яхшы кәеф, гаилә темасына кагылышлы бик күп белемнәр тупладылар. Бу бәйрәм якыннарыбыз турында кайгыртырга, гаиләнең тормышыбызда нинди зур роль уйнавы турында тагын бер кат уйланырга мөмкинлек бирде.
Балалар китапханәсе кичәнең истәлеге итеп сыйныфка китап бүләк итте. Балалар да үз чиратларында кечкенә генә бүләк алдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)