19 май көнне Актаныш районында чираттагы өмә узды. Биредә районыбыз оешма һәм учрежденияләре белән беррәттән район хакимияте коллективы да катнашты. Һәркем яратып көтеп алган милли бәйрәмебез Сабантуй узачак территория чистартартылды. Район оешмалары хезмәткәрләре территорияне коры үлән-ботаклардан, чүп-чардан арындырдылар.