18 май көнне Актаныш Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты кысаларында Г Афзал иҗат фестивале узды. Анда безнең мәктәптән 7 класс укучысы Зиязетдинов Камил катнашты һәм лауреат булып диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнисә Касыйм кызы Закирҗанова.
Шул ук көнне "Гамил Афзал укулары" VI республика фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, биология укытучысы Гардисламова Флүдә Мирза кызы катнашучы дипломына, башлангыч класс укытучысы Хафизова Фәридә Фәвәсим кызы 2 нче урынга лаек булды.