Актаныш районы ЗАГС булегендә 2017 нче елның 18 май көнендә 50 нче баланы теркәү тантанасы үткәрелде. Бәхетле әти- Исламов Наил Рүзил улы һәм әнисе- Исламова Гөлинә Рәсим кызы көтеп алган улларына Ильдан исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны 2 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күнелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт , бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Яшь гаиләгә унышлар , мәхәббәтле тормыш телибез,-диде ул.