Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Бәйрәм бүген бездә!
Тәбриклибез сезне өлкәннәр,
Бүгенге зур бәйрәм көнендә.
Пионерлар иде барыгыз да
Күңелле балачак илендә.
19 май – Бөтенсоюз пионер оешмасының туган көне. Шул уңайдан Актаныш үзәк балалар китапханәсендә “Без һәрвакыт әзер!” исеме астында, 2санлы Актаныш урта мәктәбенең 4 Б сыйныф укучылары катнашында (сыйныф җитәкчесе Зифа Хафизова ), пионерлар тормышына багышланган электрон презентация күрсәтелде. Пионериянең атрибутлары булган пионер байрагы, быргы һәм барабан, пионер галстуклары һәм значок белән таныштылар. Кичә барышында балалар пионерлар тормышыннан күп мәгълуматлар алдылар, пионер галстугын дөрес бәйләү серләренә төшенделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)