ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2018 ел
шимбә

16 февраль көнне Түке мәдәният йорты театр коллективы авылдашларга Нәҗип Асанбаевның "Бер яшьлектә, бер картлыкта" комедиясен тәкъдим итте.

16 февраль көнне  Түке  авыл   китапханәсендә  балалар белән берлектә "Куркынычсыз  Рунет"исеме  астында әңгәмә үткәрелде.

16 февраль көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә шагыйрь Фәнис Яруллинга багышланган "Йөрәгеңне җилкән итеп күтәр" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

16
февраль, 2018 ел
җомга

15 февраль  көнне Аккүз авыл китапханәчесе "Әкият дигән сихри илдә" дигән исем астында башлангыч сыйныф укучыларына әкияти очрашу оештырды.

14 февраль көнне Аккүз авыл китапханәчесе 2-4 сыйныф укучылары очен" Куркынычсыз рунет атналыгы" кысаларында "Планшет,кәрәзле элемтә,интернет.Аларга бәйлелектән ничек сакланырга?" дип исемләнгән чара уздырды.

14 февральдә Иске Айман авыл үзешчәннәре авылдашларга Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр " драмасын тәкъдим итте.


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Үзәк китапханәнең уку залында яңа күргәзмәләр әзерләнде. Татарстанда 2018 ел-Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, «Зеркало русской души» дигән күргәзмә эшли башлады. Биредә Лев Николаевич Толстойның әдәби әсәрләре, аңа булган критик материаллар, аның турында язылган китаплар  урнаштырылды. Китап күргәзмәсенең төп бүлекләре: «Лев Толстой-имя на все времена», «Несравненный  художник жизни», «Художник. Мыслитель. Человек.»

Күренекле дин әһеле һәм галим, татар халкының  мәгърифәтенә зур өлеш кертүче Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел тулу уңаеннан да күргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең исеме: «Ил-көннәргә дога кылыйк, Мәрҗани михрабында!» дип атала. Аның  «Мәрҗани- милләтебез горурлыгы», «Мәрҗани мирасы» дигән бүлекләре бар. Монда Шиһабетдин Мәрҗани турында  газета-журналлардан  мәкаләләр урын алды.

... Тулган ай күк

Балкып чыккан Шиһап хәзрәт,

Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,

Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.

Г. Тукай

Яңа күргәзмәләрдән  «Халыклар дуслыгы-Татарстан байлыгы» һәм «Волонтёры- партнёры государства»  исемле күргәзмәләр  дә эшли.  Күргәзмәләр мәгълуматларга бик бай  һәм  эчтәлекле. Үзәк китапханә иртәнге 8 дән кичке 7 хәтле эшли.  Рәхим итегез!

  15 нче февраль көнне Сәфәр авыл китапханәсендә татар халкының каһарман улы, герой - шагыйрь  Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулуга  багышлап, поэзия  сәгате  үткәрелде.

15 февраль көнне , Әфганстанда 10 ел буе дәвам иткән сугыш тәмам булды.  Төгәл 29 ел элек, бу көнне  соңгы совет гаскәрләре колоннасы Әфганстаннан чыгарылды,  соңгы совет солдаты чик буе елгасы булган Амударья елгасы аша салынган күпердән атлап чыкты.

14 февраль көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актаныш технология техникумы укучылары өчен шагыйрь, прозаик, драматург Ф.Яруллиның тууына 80 ел тулуга карата “Ул тормышка гашыйк” исемендә тематик кичә уздырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International