ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

14 февраль көнне  үзәк китапханә хезмәткәрләре  технология техникумы укучы егетләре өчен , уку залында “Өмет” хәрби- патриотик клубының чираттагы дәресен уздырды. 

14 февраль көнне Түке китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Муса Җәлилнең  туган көне уңаеннан "Бер көч тә юк җирдә богауларлык, аның кайнар йөрәк моңнарын!" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үтте.


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

   15 нче февраль көнне Сәфәр балалар бакчасындагы күчмә китапханәнең китаплары яңартылды.

12 февраль Кәзкәй авылы китапханәсендә  зурлар өчен февраль аеның күренекле даталарына карата информация бирү көне үткәрелде. Укучылар игътибарына Ф. Яруллин һәм Г. Сәгыйров тормышы һәм иҗаты буенча электрон презентация күрсәтелде, "Яшәү яме" китап күргәзмәсе эшләп куелды.

13 февраль  көнне Яңа әлем китапханәчесе “Китап нуры  өйләрдә” исеме белән физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең өйләрендә булды.

12 февраль көнне Түке мәдәният йортында Түке авыл җирлегенең отчет җыелышы булды.

10 февраль көнне Зөбәер мәдәният йортында Түке авыл җирлегенең кышкы спртакиадасы кысаларында теннис уйнау һәм дартс ату буенча ярышлар узды.

12 февраль  көнне Яңа әлем китапханәчесе 3 сыйныф укучылары өчен “Куркынычсыз Рунет” атналыгы кысаларында “Куркынычсыз интернет-яхшы интернет” дип исемләнгән чара уздырды.

9 февраль көнне Түке мәдәният йортында "Йолдызлык - 2018" зона бәйгесе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International