Хөрмәтле райондашлар!
Актаныш районында “Россия юристлар ассоцияциясе” гомуми Россия иҗтимагый оешмасы Татарстан региональ булекчәсе бушлай юридик ярдәм күрсәтә. Юридик ярдәм Актаныш авылы 8 йорт 13 кабинетта (Почта зданиясы) күрсәтеләчәк. Түхбәндәге телефон буенча алдан язылып кую тәләп ителә 89600580845.
25 июль көнне, 11.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова һәм Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашында матбугат конференциясе үткәреләчәк.
Җәмигъ мәчете лагерына балалар Актаныштан гына түгел, Татарстанның башка төбәкләреннән Яр Чаллы, Түбән Кама, Казаннан да килгәннәр иде.
Гармунчылар үз осталыкларын күрсәтеп кенә калмыйча, үзара аралашып, иҗади багланышлар урнаштырып, мастер-классларда белемнәрен дә ныгытачак. Гармун уйнап бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән. 10 яшьтән башлап, теләгән һәр иҗатчы катнаша ала.
Бөтенрәсәй «Актаныш гармуннары» фестиваленә рәхим итегез!
Иске Әлем – бертуган Әнвәровларның туган авылы. Ә Авыл көнен оештыручылар арасында заманында үзе дә мәйдан тоткан Айнур Әнвәров та бар. Дүрт бертуган Әнвәровлар, авыл активлары Габдуллиннар, Миннахмәтовлар, Мохамовлар, Нәбиевлар авыл көнен оештыруда башлап йөрделәр.
Иртәнге 8 сәгатьтән кичке 20.00 гә кадәр эшләүче тавыш санау комиссиясе праймеризда катнашырга теләк белдергән ике кандидат: Фәттахов Энгель Нәвап улы һәм Вахитов Илшат Рәфит улының сентябрьдә булачак сайлауларда күпме тавыш җыю мөмкинлеген билгеләп, «Бердәм Россия » партиясенең сәяси Советына йомгаклау протоколын тәкъдим итте.
Актанышның үзәк стадионында 25 июньнән авыл җирлекләре яшьләре арасында футбол ярышлары башланып китте. Чемпионат башланганнан бирле биредә һәр кич авыл җирлекләре командалары туп тибә – үзара ярыша.
Район шахмат мәктәбендә бүген – 21 июль көнне республиканың 12 районыннан килгән иң оста шахматчылар арасында республика беренчелеге башланды.
Бүген Спас районында Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулу уңаеннан мөселманнарның традициягә әверелгән корылтае «Изге Болгар җыены» уза.