ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

10 октябрь көнне Актаныш районы Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе базасында «Урын өстендә ятучыларны тернәкләндерү һәм карау» буенча беренче уку үткәрелде.

10 октябрь көнне Татар Суыксу авылы мәдәният йортында “Хәзерге шартларда халык традицияләрен саклау һәм үстерү” исеме астында Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль-агарту эшләре бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров һәм белгечләр катнашында клуб учреждениесе хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе булып узды.

Россия мәгариф министрлыгы  хәбәр иткәнчә,  НТВ телекомпаниясе   ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар һәм чит гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар (алга таба-балалар   7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар) өчен «Син супер!»дигән бәйге игълан итте. 

Дәүләт Думасы «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 391 һәм 407 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» закон проектын карады һәм беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы «Россия Федерациясе Җир кодексына һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон проектын карады һәм беренче укылышта кабул итте.

16 октябрьгә һава торышы

Колын  авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мәхтүм Имам улы Имамовны 90 яшьлек юбилее белән котлап,  Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның бүләген тапшырдылар.

Буазкүл авылында яшәүче Рәис Сәфәргали улы Сәфәргалиевне 90 яшьлек   юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район башлыгы Энгель Фаттахов исеменнән истәлекле бүләкне район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева тапшырды.


13
октябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген “Казан” агросәнәгать паркында Татарстан муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачылды. Анда укучылар җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләре урын алды.

Пучы авыл җирлеге элеккеге Калинин районы үзәге буларак та, данлыклы шәхесләре, истәлекле урыннары белән дә күпләрдә кызыксыну уята. Тугандаш Казахстан Республикасы вәкилләре дә 13 октябрь көнне җирлектә булып, яңа төзелгән "Сандугач" балалар бакчасында, Нур Баян исемендәге хуҗалыкның заманча технологияле “Карусель” терлекчелек комплексында, Әнәк авылында урнашкан "Шәрип Шәймиев музей-йорты"нда hәм төзекләндерүдән соң ачылган Җәмәгать үзәгендә булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International