Пучы җирлегендә – тарихи урыннарда

2018 елның 13 октябре, шимбә

Пучы авыл җирлеге элеккеге Калинин районы үзәге буларак та, данлыклы шәхесләре, истәлекле урыннары белән дә күпләрдә кызыксыну уята. Тугандаш Казахстан Республикасы вәкилләре дә 13 октябрь көнне җирлектә булып, яңа төзелгән "Сандугач" балалар бакчасында, Нур Баян исемендәге хуҗалыкның заманча технологияле “Карусель” терлекчелек комплексында, Әнәк авылында урнашкан "Шәрип Шәймиев музей-йорты"нда hәм төзекләндерүдән соң ачылган Җәмәгать үзәгендә булдылар.

Аеруча тирән хөрмәт белән Казахстан делегациясе вәкилләре Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шэймиев туган нигез белән таныштылар. XVIII гасыр башыннан билгеле тирән тамырлы нәселнең үткәне hәм бүгенгесе, техника тарихына караган экспонатлар hәм XX гасырда татар милләтенең көнкүреше кунакларда зур кызыксыну уятты.

Казах туганнарның күңелләрендә туган соклану катыш тирән хөрмәт хисләре, изге теләкләргә үрелеп, истәлекләр китабына күчте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International