Бүген “Казан” агросәнәгать паркында Татарстан муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачылды. Анда укучылар җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләре урын алды.
Узган еллардагы кебек үк, һәр муниципаль район көллиятләр һәм техникумнар, шулай ук мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү оешмалары катнашында үз экспозиция мәйданын булдырган. Чарада республиканың барлык 43 районы да катнашты.
Ярминкәнең үзенчәлеге шунда: авыл хуҗалыгы продукциясен һәм халык сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләрен укучылар үзләре җитештерә.
Ярминкәгә барлыгы 2,2 мең данә пешкән ризык, 35,7 тонна бөртеклеләр, 1928 банка консервланган продукция, 1147 кг бал, 1375 л сөт продукциясе, 2970 кг ит, 119,6 тонна яшелчә, шулай ук 759 данә гамәли-декоратив сәнгать эшләнмәсе, 789 данәдә агачтан ясалган эшләнмәләр һәм 850 данә металл эшләнмәләре, 609 данә тегелгән әйберләр тәкъдим ителде. Бәяләре дә сатып алырлык итеп куелган.