ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 20 маеннан 3 июненә кадәр   кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге 3-09-62, (88552) 32-06-78 телефоннарында  - балалар товарларының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре, 2019 елның 5 июненнән 19 июненә  кадәр  вакыт аралыгында балалар ялы буенча  “Кайнар элемтә” оештыра.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Вакыты белән яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчү белән секундына 4-9 метрга кадәр, көчәйгәндә 15 метрга кадәр, яшен булганда секундына 15-20 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +15..+17 º.

Көндез максималь һава температурасы +22..+24 º.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава. Яңгыр, урыны белән көчле. Урыны белән яшенле яңгыр, боз. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчү белән секундына 4-9 метрга кадәр, көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр, урыны белән секундына 20 метрга кадәр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә +13..+18 º.

Көндез максималь һава температурасы +21..+26 º.

Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты иң   зирәк, иң акыллы, иң җитез, иң булган, гимназия исемен бөтен республикага, районга мактаулы яктан таныткан талантлы укучыларны хөрмәтләү тантанасы оештырды.

“Уңышка юл” алдынгыларны бүләкләү тантанасында уку йортының барлык укытучы-тәрбиячеләре, укучылар һәм аларның ата-аналары катнашты. 2018-2019 уку елына йомгак ясалды, алдагы уку-укыту эшчәнлегенә максатлар билгеләнде.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм – Халыкара гаилә көне белән котлыйм.

Гаилә — ул иң якын һәм кадерле кешеләр, ул һәммәбез өчен дә  тормышта үз-үзеңә ышаныч уята торган иң мөкатдәс урын. Гаиләдә без шәхес булып формалашабыз, гаиләдә булган тәрбия безнең дөньяга карашыбызны билгели. Райондагы һәр гаилә - безнең районыбызның киләчәге. Гаиләдәге әби-бабай, әни-әти, бала, онык – һәммәсен без бербөтен итеп күрәбез, бер-берсенә хөрмәттә яшәүче тулы һәм ишле гаилә борынгыдан татарның, милләтнең горурлыгы булган.

Бүгенге күркәм бәйрәмдә, иң беренче чиратта, дистә еллар дәвамында бергә яшәгән, төрле вакыйгалар кичергән, әмма мәхәббәт һәм үзара аңлашуны саклап калган гаиләләрне ихлас күңелдән котларга телим. Кадерле әби-бабайлар, әти-әниләр, балалар һәм оныкларыбыз, бер-берегезгә игелекләр генә кылып, ярдәмләшеп яшәгез, гаилә учагының мәхәббәте һәм җылылыгы көч биреп, барыр юлыгызны яктыртсын, уңыш китерсен! Безнең районда бәхетле, тату гаиләләр күбрәк булсын! Һәр гаиләдә шатлыклы балалар тавышы яңгырасын! Чөнки балалар-безнең киләчәгебез!

Бәйрәм белән!

Кичә, 14 майда, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Итил суы ака торур” тарихи спектакле сәхнәләштерелде. Спектакльне Казанга Әлфия Афзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йорты халык театры алып килде. Казанда 12 – 14 май көннәрендә Актаныш театры көннәре булды.

Тарихи спектакль 1993 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры репертуарында куелган. Шуннан бирле Нурихан Фәттахның әлеге әсәре сәхнәләштерелмәгән. Быел исә Актаныш халык театры коллективы бу эшкә алынган.

Тамашачылар арасында булган татар язучысы, халык шагыйре Разил Вәлиев тарихи әсәрләрне сәхнәләштерү бик авыр хезмәт икәнен аңлатты. “Беренчедән, финанс яктан бик кыйммәткә төшә, костюмнар әзерләве бик авыр. Икенчедән, шул чорның рухына кереп, тарихны бик яхшылап өйрәнү кирәк. Өченчедән, тарихи әсәрнең заман белән бәйләнгән булуы мөһим, ул бүгенге вазгыять белән яңгыраш табарга тиеш”, - диде ул.

Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йорты халык театрының Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” тарихы романын сәхнәләштереп, Камал театры сәхнәсендә куюларына якташыбыз, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев югары бәя бирде – Рәхмәтен белдерде.

“Татарлар – театр сөючән генә түгел, театр уйнауга һәвәс һәм сәләтле халык. Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йорты халык театры коллективы – бу милли күренешнең күркәм бер үрнәге булып тора. Әйтергә кирәк – лаеклы үрнәге. Мин якташларымның таланты һәм тәвәккәллеге белән горурланам. Олы әдибебез Нурихан ага Фәттахның мәшһүр “Итил суы ака торур” тарихи әсәрен сайлап, аны Татарстанның иң абруйлы сәхнәсендә – Камал театрында куярга җөрьәт итү өчен тырышлык һәм талант кына түгел, үз-үзеңә ышаныч та, яхшы мәгънәдә үҗәтлек тә кирәк. Булдырасыз!” – диелә әлеге Рәхмәт хатында.

Актаныш халык театры Камал сәхнәсендә – Татар-информ, онлайн-трансляция.


14
май, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына  сумка сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Сумка сатып алганда ул ярдәм сорап кибет консультантына мөрәҗәгать иткән, ләкин хәтта консультант ярдәмендә дә ахырдан сумка дөрес сайлап алынмаган. Туташ өенә кайткач кына сумканы дөрес сайламаганлыгы турында аңлаган. Әлеге сумка аның киенү стиленә бер дә туры килми икән. Белгечләр туташка "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 25 маддәсе нигезендә сумканы алмаштыру турында дәгъва хаты белән сатучыга мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр.

Бүген, 14 майда, район Советының киңәшмәләр залында балаларның җәйге ялын оештыру буенча брифинг узды.

Актаныш районында балаларның җәйге ялын оештыру буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Рим кызы Шәфыйкова, район яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге - “ФОРПОСТ” җитәкчесе Назил Назыйф улы Латыйпов, район  балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ленис Әнәс улы Вәлиев чыгыш ясадылар.

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.

Җил көнчыгыштан секундына 4-9, көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә +16..+18º.

Көндез максималь һава температурасы +27..+29º.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез урыны белән яңгыр, боз явачак.

Җил көнчыгыштан секундына 4-9, урыны белән көчәйгәндә, секундына 14 метрга кадәр көчәйгәндә, секундына 17-22 метрга кадәр тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә +14..+19 º .

Көндез максималь һава температурасы +25..+30 º.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International