Үзәк стадионда ТАССРның 100 еллыгына багышланган җәйге спартакиадада йөгерү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү буенча укучылар арасында җиңүчеләр ачыкланды.
Төп белем бирү мәктәпләре буенча Әтәс-I, Яңа Әлем-II, Күҗәкә-III; урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Актанышның 1 нче мәктәбе -I, Актанышның 2 нче мәктәбе - II, кадет-интернат мәктәбе III урын.
11 майда Әлмәт шәһәрендә ТР көньяк-көнчыгыш зонасында МЛБЛ чемпионатының, «Татнефть» җәмгыяте кубогына ТР АБЛ VII ачык чемпионатының финал уены узды.
Актанышның "Ак Бүре" баскетбол командасы Урыссуның "Ирбис" командасы белән очрашты. Лиганың иң көчле командаларының драматик көрәшен уенда катнашкан һәммә кешене киеренке тотты. 7 ай дәвам иткән кызыклы сезон финал матчы белән тәмамланды. Газизҗанов Азат, Истомин Данил иң яхшы уенчылар дип табылды.
Очрашу исәбе 59-57. "Ак Бүре" командасы чемпион булды. "Ирбис" көмеш медаль яулады. "Лицей 2 "командасы бронза медаль яулады.
17 май көнне 18.00 сәгатьтә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең иҗат концерты уздырыла.
Хөрмәтле сәнгать сөюче дусларыбыз! Сәнгать мәктәбе укучыларның иҗат концертына дәшә, рәхим итегез!
Керү бушлай.
18 май – Халыкара музейлар көне уңаеннан Актаныш районы Туган як музее түбәндәге чаралар уздыра:
- “Ул елларны онытып булмый” - Актаныш урта мәктәбен 1981 елда тәмамлаган классташлар очрашуы – 10 А,
- “Актаныш районы төзелүгә 90 ел тулуны каршылап Актаныш төбәгенән чыккан 90 күренекле шәхес” циклын ачу,
- “Халыкны яшәткән кораллар” – борынгы эш кораллары турында уен-викторина.
Шәрип Шәймиев музей-йорты тәкъдим итә:
- Театр елы уңаеннан “Театраль викторина”.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинг Актаныш районының барлык торак пунктларында узды. Шул исәптән Тыңламас һәм Кәзкәй авылларында Җиңү һәйкәле янында кадет интернат-мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты. Чәчәкләр салу тантанасы бәйрәм атмосферасында узды. Җиденче сыйныф укучылары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Минһаҗев Л. Р. белән берлектә, Җиңү һәйкәленә венок салдылар. Тантаналы музыка, сугыш еллары җырлары яңгырады. Шулай ук ветераннар алдында Актаныш кадет интернат-мәктәбенең тынлы оркестры чыгыш ясады. Каравылда укучылар-кадетлар парад формасында торды. Кәеф бәйрәмчә иде. Ветераннарны "Коммунсервис-Актаныш" директоры Кустова Р. З., Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Хурмаев М.М., кадет интернат-мәктәбе директоры Ялалов И. И. һәм Актаныш районы ветераннар советы рәисе Нурлыев Н.Г. котлады. Нурулла Гаянович район башлыгы исеменнән сугыш һәм тыл ветераннарына истәлекле бүләкләр тапшырды. Барлык чыгышларда да аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм якыннарының күңел җылысы теләделәр.
Актаныш районында сугыш чоры балалары белән очрашу узды - фоторепортаж.
8 май көнне Пучы авыл җирлегендә Бөек Җиңү көненә багышланган митинг узды. Авыл халкы, хуҗалык, оешма-предприятие хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, бакчага йөрүче балалар Ватан сугышында катнашкан кадерле әби-бабаларының портретларын күтәреп Билгесез солдат һәйкәле янына җыелды.
1941-1945 елларда Пучы һәм Әнәк авылларыннан 404 ир-егет туган җиребезне дошман илбасарларыннан азат итәргә китә. Алар арасында Совет армиясе подполковнигы, танылган шагыйрь Нур Баян да бар. Кызганыч, батырларның нибары 200е генә туган авылга кире кайта алган. Бүген инде бу яугирләрнең берсе дә исән түгел. Шәһит киткәннәрне, вафат булганнарны митингта катнашучылар бер минут тынлык белән искә алдылар. Авыл имамы алар рухына изге Коръән аятьләре укыды.
Тантанада катнашучыларны Бөек Җиңү бәйрәме белән Актаныш муниципаль районы башлыгы һәм район Советы рәисе исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев котлады. Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов, Нур Баян исемендәге хуҗалык рәисе урынбасары Әсләм Зарипов та изге теләкләр юллады, бәйрәмгә килгән әби-бабайларгы рәхмәт сүзләрен ирештерде. Мәдәният хезмәткәрләре, балалар тарафыннан оештырылган концерт сугыш елларының ачысын-төчесен күргән, сынмаган, бүген дә тормыштан канәгать булып, ямь табып яши белгән өлкәннәргә олы рәхмәт хисләре буларак әзерләнгән иде.
Бүген Пучы җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветеранының 4 тол хатыны, 44 тыл ветераны, 132 сугыш чоры баласы яши.
Бәйрәм мизгелләре мул табын артында дәвам итте.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез боз яварга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с, яшен вакытында 15-18 м/с кадәр, көндез урыны белән 22 м/с кадәр тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +14..+19º.
Көндез максималь һава температурасы +29..+34º.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен, боз. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 3-8 метрга кадәр, көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр, яшен булганда, секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һаваның минималь температурасы төнлә +15..+20º.
Һаваның максималь температурасы көндез + 26..+31º.
Актаныш районында сыендыручы гаиләләрнең әниләре 7 май көнне “Ышаныч” клубының чираттагы утырышына җыелдылар. Бүгенге көндә районда 8 сыендыручы гаиләдә 31 бала тәрбияләнә. Клуб утырышында сыендыручы гаиләләрнең әниләре бала тәрбияләүдә тәҗрибәсе булган әниләр белән күзгә-күз карап, килеп чыккан проблемаларны бергәләп чишәргә өйрәнәләр.
«Ышаныч» клубы 2008 елда эшли башлады. Тәрбиягә бала алган әниләр белән аралашып, аларның өйләренә барып кайтканнан соң, тәрбиягә бала алган гаиләләр районда бер зур гаилә дигән тәэсир кала.
«Ышаныч» клубы җитәкчесе - Күҗәкә авылыннан сыендыручы әни Шәйхетдинова Фәнзилә. Ул үзенең шәхси үрнәге белән тәрбиягә бала алган гаиләләрнең ата-аналарына психологик ярдәм күрсәтә, балалар тәрбияләүдә тормыш киртәләрен бетерү буенча консультацияләр үткәрә.
Клуб утырышында балаларның җәйге ялы мәсьәләләре, тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучыларын киләчәктә укуга, эшкә урнаштыру, сыендыручы гаиләләрнең балалары белән җәйге каникулларны имин оештыру мәсьәләләре каралды.
Киләсе “Ышаныч” клубының утырышы 16 майга билгеләнде.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +17..+19, көндез максималь һава температурасы +32..+34.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшен булганда 15-20 метрга җитә. Минималь һава температурасы төнлә +15..+ 20, максималь һава температурасы көндез +30..+35.