Начар метеорологик күренешләр
Сөн буе Сабан туе узган ел ук милли бәйрәмне көтеп алучылар күңелендә абруй яулады. Шуңа күрә быел кайчан булачагы, анда нинди артист чакырылуы турында интернет челтәреннән дә, үзара сөйләшүләрдә дә гел кызыксынып торды халык. Быелгы Сөн буе Сабан туе аеруча күңелле булды. Олысына да, кечесенә дә, кесәсе калынына һәм калын булмаганына да бердәй ошагандыр. Узган җомгада Сөн буе Сабан туе район Сабантуйларына старт бирде.
Узган атна ахырында авыл җирлекләрендә, кече авылларда Сабантуйлар гөрләде. Сөн буе Сабан туе көнне, 7 июньдә иртәнге якта “Сөн елгасы бассейнында кеше һәм табигать. Чишмә, Меңнәр татар авыллары: тарихи һәм мәдәни проблемалар” дип исемләнгән фәнни-гамәли, төбәк тарихын өйрәнүгә багышланган конференция узды. Конференция Бөтендөнья татар конгрессы һәм Актаныш муниципаль районы тарафыннан оештырылды.
Чишмә, Меңнәр авылларына багышланган конференция беренче тапкыр үткәрелде. Шулай булуга карамастан, катнашучылар актив булды. Үзебезнең Актанышның төбәкне өйрәнүчеләре белән бергә, Татарстанның Азнакай, Минзәлә районнарыннан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән, күрше Башкортстаннан килүчеләр тарихи серләрне чишәргә тырышты.
Хөрмәтле райондашлар, кадерле якташлар, мөхтәрәм кунаклар!
Сабантуй районыбызда дуслык, иминлек бәйрәменә әверелде. Сөн һәм Ык буе сабантуйлары Татарстан һәм Башкортстан республикаларының очрашу, гореф-гадәт алмашу урыны да.
Сезне яраткан бәйрәмебез сабантуй белән ихлас күңелдән котлыйм! Халкыбызның борынгы, милли, күңелләрне җилкендергән олуг бәйрәмен күркәм уңышларыбыз белән бәйрәм итәбез. Халкыбызның бөтен матур сыйфатларын туплаган сабантуй – үзенчәлекле, кабатланмас бәйрәм дә, ярыш-бәйгеләр мәйданы да, игенченең горур хезмәтен олылау көне дә ул. Авылларыбызның тарихы, милли хәзинәсе дә белән горурланган көн дә ул.
Районыбыз көннән-көн үсә, матурлана. Районыбызда федераль һәм республика төзелеш программалары да уңышлы гына тормышка ашырыла. Торак йортлар, социаль объектлар төзелә, авыл юллары заманча өслек белән каплана. Авылларны төзекләндерү, яшелләндерү буенча күләмле эшләр башкарыла.
Игенчеләребез язгы кыр эшләрен сыйфатлы башкарып чыктылар – булачак уңышка нигез салдылар. Бүген матур булып тишелеп чыккан, күкрәп үскән уҗым басулары мул уңыш вәгъдә итә. Елның елында икмәк үстерүгә сәләтле авыл хезмәтчәннәренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтлемен. Терлекчеләребезнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе – тәүлеклек савым районда 240 тонна күләмендә бүген.
Хөрмәтле актанышлылар, кайткан кунаклар! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Сабантуй сезгә онытылмас һәм якты мизгелләр бүләк итсен, һәркемгә оптимизм, милли традиция һәм гореф-гадәтләрне саклау, үстерүгә яңа көч бирсен, республикабыз, районыбыз иминлеге, ныклыгы өчен игелекле эшләргә рухландырсын.
Сөн буе сабантуе ямьле Сөн елгасы буендагы үзәнлектә 7 июнь көнне узды быел. Бер як яры - Татарстан, икенче як яры Башкортстан республикаларыныкы булган елга буена урнашкан сабантуйда быел Башкортстанның Илеш, Дүртөйле, Бакалы, Шаран районнары да катнашты.
7 июнь көнне Актаныш районы Чишмә авылында Сөн буе табигате һәм биредә яшәүчеләрнең тарихына, хәзерге чорына багышланган төбәкара фәнни-гамәви, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясе узды. Ул икенче Сөн буе сабантуе – 2019 кысаларында оештырылды. Конференциядә район җитәкчесе Энгель Фәттахов, республиканың, районның төбәкне өйрәнүчеләре, илебезнең төрле төбәкләре, республика, Идел-Урал буе вәкилләре, иҗтимагый эшмәкәрләре, галимнәре, төбәкне өйрәнүчеләре, тарихчылары, мөгаллимнәре катнашты.
Ел да үткәрелеп матур традициягә әверелгән сыер савучылар ярышы быел да олы бәйрәмгә әверелде. Ярышлар “Ташкын” җәмгыятенең җәйге лагерендә быел 43 нче тапкыр узды.
Савымчылар бәйгесе тәҗрибә уртаклашу, савым операторлары, технологларның эш осталыкларын арттыру чарасы булып тора, эшче һөнәренең абруен күтәрә. Бүгенге көндә хуҗалыкларда җитештерелгән продукция, керемнең төп өлеше нәкъ менә аларның тырыш хезмәте аша табыла.
Бәйгенең шартлары буенча, савымчылар берничә этапта көч сынаштылар. Мөлаем апалар, яшь кызларның күз иярмәс тизлек һәм зур осталык белән аппаратны сүтеп ташлап яңадан җыюларын бөтен халык кызыксынып күзәтте. Аппарат белән эшләү тизлеге, савым технологиясенең үзләштерелүе дә тикшерелде. Савымчыларыбыз теорияне дә, эшне дә бик яхшы белүләрен эш барышында күрсәттеләр. Өч сәгатькә сузылган ярышлар тәмамланып, мәйдан уртасына җиңүчеләр чакырылды.
Тәбрикләү тантанасы Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның югары нәтиҗәләргә ирешкән терлекчеләрне, савымчыларны тәбрикләве, Рәхмәт хаты һәм акчалата премияләр тапшыруы белән дәвам итте. Актаныш районы бүген тәүлегенә 240 тонна сөт сава. Шуның 190 тоннасы - район хуҗалыкларында, 50 тоннасы шәхси хуҗалыкларда савыла. Энгель Нәвап улы Актанышта узачак Ык буе сабантуе алдыннан савымчылар көче һәм тырышлыгы белән әлеге күрсәткечнең 200 тоннага җитәчәгенә ышанычын белдерде. Ел әйләнәсе районда 200 тонна сөт саву өчен бүген җитәкче-белгечләрнең дә, терлекчеләрнең дә эш тәҗрибәсе дә, яңа алымнар куллануы да югары дәрәҗәдә.
Савымчылар арасында узган ярыш нәтиҗәләре буенча быел абсолют җиңүче “Чишмә” җәмгыятеннән Ландыш Вәлиева. Беренче урында “Башак” җәмгыятеннән Альбина Муллахмәтова, икенче урында “Чишмә” агрофирмасыннан Илгизәр Сәлимгәрәев, өченче урында “Нур” хуҗалыгыннан Гөлсинә Хөсәенова. 35 яшькәчә савымчылар арасында җиңүчеләр – беренче урында “Чишмә” агрофирмасыннан Алия Галиева, икенче урында “Башак” җәмгыятеннән Гүзәл Әхмәтова, өченче урында “Нур” җәмгыятеннән Алинә Булатова. Лаборантлар арасында җиңүчеләр – беренче урында “Ташкын” җәмгыятеннән Гөлфинә Ибраһимова, икенче урында “Әнәк” агрофирмасыннан Гөлгенә Гайнетдинова, өченче урында “Саф” хуҗалыгыннан Алсу Сибгатуллина.
Савымчылар бәйгесендә җиңүче хуҗалыклар: беренче урында “Чишмә” җәмгыяте, икенчедә - “Әнәк” агрофирмасы, өченчедә - “Ташкын” җәмгыяте.
16 июнендә Актаныш муниципаль районында Ык буе сабантуе "Ак калада Олуг Җыен" узачак.
Бәйрәмгә Башкортстанның һәм Татарстанның 14 районыннан, шул исәптән Шаран, Бакалы, Туймазы, Октябрьск, Йәрмәкәй, Бәләбәй, Бишбүләк, Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы районнарыннан, Оренбург өлкәсеннән мөхтәрәм кунаклар чакырулы.
Кунаклар мәйданга су юлы аша киләчәк һәм аларны Ак кала каршы ала. “Үткәннәрдән киләчәккә таба” район бәйгесе җиңүчеләре тарихыбыз белән таныштыра. Минтимер Шәймиев һәм Әлфия Авзалова музейлары эшләячәк.
Сабантуй территориясендә татар авылы импровизацияләнгән, анда шәһәр читендә табигый ишегалды корылмалары булган агач татар йорты тәкъдим ителәчәк. Тарихи һәм милли хуҗалыклар эше: "Ак кирмән аланы", "Каз иле", "Икмәк иле", "Чишмә аланы", "Милли мәйдан", "Балалар аланы", "Милли күңел аланы", "Ык буе районы аланы", "Фотошәһәр", "Һөнәрчеләр аланы", "Татар чәйханәсе".
Сабантуй-татар һәм башкорт халыкларының яраткан бәйрәме, Ык буе сабантуенда да халкыбызның матур гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре, йолалары берләштерелә. Ык буе сабантуенда катнашучылар арасында Дуслык солыхы төзеләчәк, ул үзара хезмәттәшлеккә нигез булып тора.
Сабантуй территориясендә массакүләм күңел ачулар иртәнге 9да башлана һәм 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Рәсми ачу-10.00 сәгатьтә.
Татар милли уеннары барышында Ык буе районнары вәкилләре “Иң көчле кеше”, “Капчык киеп йөгерү”, “Көянтә белән су ташу” уеннарында көч сынашачак. Һәр районның кыр, көрәш батырлары да парадта катнашачак. Ат чабышларында татар атлары ярышы да булачак.
“Актаныш моделе” үрнәген тәкъдим итү рәвешендә “Авылның милли йөзе” бәйгесе җиңүчеләре “Иң матур татар авылы урамы”, “Иң матур татар өе”, “Иң милли йорт капкасы”, “Иң бизәкле тәрәзә кашагасы”, “Өй эче иң нурлы йорт”, “Иң төзек чишмә”, “Иң төзек мәчет” номинацияләрендә бүләкләнәчәк.
Авыл сабантуйларында иң милли сабантуй үткәрүчеләр дә мәйданда хөрмәтләнәчәк.
Бәйрәмгә керү ирекле.
Сабантуйга калфак, түбәтәйдән килү хуплана.
Сабантуй-алкогольсез бәйрәм (сабантуй территориясендә спиртлы эчемлекләр сату тыелган).
7 июнь
Сөн буе сабантуе – Меңнәр авылы, 16.00 сәгать
Куян авылы сабантуе – 17.00 сәгать
8 июнь
Чөгәнә – 10.00 сәгать
Аеш – 10.00 сәгать
Аккүз – 10.00 сәгать
Әтәс – 11.00 сәгать
Югары Яхшый – 10.00 сәгать
Иске Айман – 10.00 сәгать
Иске Богады – 10.00 сәгать
Иске Байсар – 10.00 сәгать
Иске Кормаш – 10.00 сәгать
Иске Сәфәр – 10.00 сәгать
Киров – 10.00 сәгать
Күҗәкә – 10.00 сәгать
Кәзкәй – 10.00 сәгать
Мәсәде – 15.00 сәгать
Пучы – 10.00 сәгать
Яңа Әлем – 10.00 сәгать
Теләкәй – 11.00 сәгать
Иске Җияш – 17.00 сәгать
Такталачык – 10.00 сәгать
Татар Ямалы – 10.00 сәгать
Татар Суыксуы – 10.00 сәгать
Карт – 15.00 сәгать
Уразай – 10.00 сәгать
Чалманарат – 10.00 сәгать
Чуракай – 10.00 сәгать
9 июнь
Адай – 10.00 сәгать
Уръяды – 16.00 сәгать
Тыңламас – 10.00 сәгать
Түке – 10.00 сәгать
Яңа Кормаш – 10.00 сәгать
Усы – 10.00 сәгать
5 июнь көнне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Ык буе авыллары Сабан туе һәм фәнни-гамәли чарага багышланган матбугат конференциясе булып узды. Татарстан журналистларын булачак чаралар белән галим-археолог, ТРның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе Альберт Борһанов, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев, Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ләйсән Нурлыева таныштырдылар.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 14-15 июнь көннәрендә “Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигать. Актаныш районы: тарих һәм мәдәният мәсьәләләре” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция һәм 16 июнь көнне III Бөтенроссия Ык буе авыллары Сабан туе узачак.
Матбугат конференциясенең видеоязмасын түбәндәге сылтама аша карый аласыз: https://tatar-inform.tatar/video/1399/