Район башлыгы Энгель Фәттахов актанышлыларны сабантуй белән котлый

2019 елның 8 июне, шимбә

Хөрмәтле райондашлар, кадерле якташлар,   мөхтәрәм кунаклар!

Сабантуй районыбызда дуслык, иминлек бәйрәменә әверелде. Сөн һәм Ык буе сабантуйлары Татарстан һәм Башкортстан республикаларының очрашу, гореф-гадәт алмашу урыны да.

Сезне яраткан бәйрәмебез сабантуй белән ихлас күңелдән котлыйм! Халкыбызның борынгы, милли, күңелләрне җилкендергән олуг бәйрәмен күркәм уңышларыбыз белән бәйрәм итәбез. Халкыбызның бөтен матур сыйфатларын туплаган сабантуй – үзенчәлекле, кабатланмас бәйрәм дә, ярыш-бәйгеләр мәйданы да, игенченең горур хезмәтен олылау көне дә ул. Авылларыбызның тарихы, милли хәзинәсе дә белән горурланган көн дә ул.

Районыбыз көннән-көн үсә, матурлана. Районыбызда федераль һәм республика төзелеш программалары  да уңышлы гына тормышка ашырыла. Торак йортлар, социаль объектлар төзелә, авыл юллары заманча өслек белән каплана. Авылларны төзекләндерү, яшелләндерү буенча күләмле эшләр башкарыла.

Игенчеләребез язгы кыр эшләрен  сыйфатлы  башкарып чыктылар – булачак уңышка нигез салдылар. Бүген матур булып тишелеп чыккан, күкрәп үскән уҗым басулары мул уңыш вәгъдә итә. Елның елында икмәк үстерүгә сәләтле авыл хезмәтчәннәренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтлемен. Терлекчеләребезнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе – тәүлеклек савым районда 240 тонна күләмендә бүген.  

Хөрмәтле актанышлылар, кайткан кунаклар! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Сабантуй сезгә онытылмас һәм якты мизгелләр бүләк итсен, һәркемгә оптимизм, милли традиция һәм гореф-гадәтләрне саклау, үстерүгә яңа көч бирсен, республикабыз, районыбыз иминлеге, ныклыгы өчен игелекле эшләргә рухландырсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International