Чишмә авылында фәнни-гамәви, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясе узды

2019 елның 7 июне, җомга

7 июнь көнне Актаныш районы Чишмә авылында  Сөн буе табигате һәм биредә яшәүчеләрнең тарихына, хәзерге чорына багышланган төбәкара  фәнни-гамәви, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясе узды. Ул икенче  Сөн буе сабантуе – 2019 кысаларында оештырылды. Конференциядә район җитәкчесе Энгель Фәттахов, республиканың, районның төбәкне өйрәнүчеләре, илебезнең төрле төбәкләре, республика, Идел-Урал буе вәкилләре, иҗтимагый эшмәкәрләре, галимнәре, төбәкне өйрәнүчеләре, тарихчылары, мөгаллимнәре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International