Кышкы сессиядән ялга кайткан студентлар белән очрашу оештыру районыбызда инде традициягә әверелде. Быел әлеге күңелле чара 1 февраль, шимбә көнгә планлаштырылган.
.jpg)
Районда дәвам иткән хисап җыелышларының чираттагы 29 гыйнвар көнне Такталачык авыл җирлегендә үтте.
.jpg)
30 гыйнвар көнне Актанышта рәсәйкүләм турнир башланды. “Лачын” боз-спорт сараенда Тольятти, Салават, Әлмәт, Чакмагыш, Вавож, Чаллы, Актаныштан 2009 елгы үсмерләрнең хоккей командалары ярыша. Бүген иртәнге 8.00 сәгатьтә безнең “Лачын” командасы Башкортстанның Салават шәһәреннән килгән “Юрматы” уенчылары белән очрашты.
Бу хакта тулырак https://youtu.be/PI2qACrh5i8 сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
Бүген аның үз исеме, үз тамашачысы, үз репертуары, үз тату гаиләсе бар. Актаныш сәхнәсендә йолдыз булып атылып, нуры еракларга таралган "Агыйдел"нең еллар буе яшәп килгән күркәм традицияләре дә үзенчәлекле. Шуларның берсе – ел саен үзләренең өр-яңа концерт программасын республиканың иң данлыклы сәхнәсе аша Казан тамашачысына тәкъдим итү. Казанлылар әлеге моң бәйрәмен һәрвакыт зарыгып көтеп ала, башкалада яшәүче күпсанлы якташларыбызның һәрберсе биредә көтеп алынган кунак.
.jpg)
Райодашларыбыз көтеп алган быелгы концерт программасы җыр-моң сөюче тамашачыны 30 гыйнвар кичендә Ә. Афзалова исемендәге мәдәният йортына җыйды.
.jpg)
Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты 1130+336 км озынлыктагы М-7 «Волга» автомобиль юлының юл буе полосасы чикләрендә урнашкан реклама конструкциясе хуҗасыннан, әлеге реклама конструкциясен рәсмиләштерү өчен, район башкарма комитетының 17 бүлмәсенә килүен сорыйбыз.
Бөек Җиңүнең- 75, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан узган бәйгедә Актаныш сәнгать мәктәбе укытучылары Лилия Мостафина, Гүзәлия Чекалина, Сирина Исламова әзерләгән яшь җырчылар зур уңышларга ирешеп кайтыр юлга чыкты.

Хәзерге вакытта суд приставларының федераль хезмәте (алга таба-Россия ФСПХ) бурычларны даими мониторинглауның кирәклеге турында халыкка мәгълүмат бирү, шулай ук аларны Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең электрон ресурслары ярдәмендә, шул исәптән «Башкарма производстволарның мәгълүматлар банкы» сервисында, халыкның хокукый культурасын һәм бурыч йөкләмәләрен үтәү буенча хокукый грамоталылыгын арттыру максатында, түләттерү буенча эш алып бара.
"Россия- Татарстан" телеканалында "Алдынгылар җыены-2019"
.png)
Бу хакта тулырак https://www.youtube.com/watch?v=a_dTRY57hbA сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.
Европа Советының Парламент Ассамблеясе Россия делегациясенең вәкаләтләрен раслады. 96 Европа парламентарийлары Россия делегациясе вәкаләтләрен раслау турындагы резолюцияне хуплады, 44 каршы булды, 7се хупланды.