Кышкы сессиядән ялга кайткан студентлар белән очрашу оештыру районыбызда инде традициягә әверелде. Быел әлеге күңелле чара 1 февраль, шимбә көнгә планлаштырылган.
Безнең студент яшьләребез районның социаль-икътисади үсеше һәм киләчәк перспективалары турында ишетсен өчен, һәр ел саен үткәрелүче бу чара район хакимияте җитәкчелеге, барлык структур бүлекчәләр һәм предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашудан башланып китәчәк. Очрашуның төп максаты - безнең студентларны, укуларын тәмамлагач, яшь белгеч буларак туган төбәкләренә кайтару, районның үсешенә, яшәешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертергә чакыру. Безнең яшь буын хыялларын Актанышта тормышка ашырсын иде.
Оештыручылар быелгы студентлар очрашуын үзенчәлерәк форматта үтәчәк дип ышандыра. Район башлыгы Энгель Фәттахов белән очрашудан башланган чара күңелле викторина белән дәвам итәчәк. Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортының үзәк сәхнәсе бу кичтә яшьләр хакимлегенә тапшырыла. 11 сыйныф укучылары, студентлар һәм районга кайтып эшли башлаган яшь белгечләр, өч командага бүленеп, үзара зирәклектә, тапкырлыкта, җитезлектә көч сынашачак. Бәйрәм кичен дискотека төгәлләячәк.
Хөрмәтле студентлар, югары сыйныф укучылары, сезне әлеге күңелле чарага дәшеп калабыз. Бүген студент булу җиңелме? Кайсы һөнәрләр хезмәт базарында ихтыяҗ тудыра? Студентлар өчен нинди ташламалар бар?- кебек сорауларга җавапларны бергәләп эзләрбез, фикерләшербез, сөйләшербез, алга планнар корырбыз!
Студентларның очрашу урыны: Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йорты
Чараның башлану вакыты: 1 февраль, 17.00 сәгать.