Тольятти, Салават, Әлмәт, Чакмагыш, Вавож, Чаллы, Актаныш- “Лачын”да рәсәйкүләм турнир бара

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

30 гыйнвар көнне Актанышта рәсәйкүләм турнир башланды. “Лачын” боз-спорт сараенда Тольятти, Салават, Әлмәт, Чакмагыш, Вавож, Чаллы, Актаныштан 2009 елгы үсмерләрнең хоккей командалары ярыша. Бүген иртәнге 8.00 сәгатьтә безнең “Лачын” командасы Башкортстанның Салават шәһәреннән килгән “Юрматы” уенчылары белән очрашты. Көн дәвамында 6 уен булачак. Турнир 2 февральгә кадәр дәвам итә.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/PI2qACrh5i8   сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International