МӘДӘНИ СУЛЫШ: "Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле дәүләт статусында җиденче сезонын ачты

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Чишмә башы гүзәл Актаныштан юл алган данлыклы "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле бүген инде Татарстанда гына түгел, чит өлкәдәрдә гомер кичерүче милли җанлы тамашачыларның мәхәббәтен һәм ихтирамын яулауга ирешкән, үз статусын дәрәҗәле сәхнәләрдә күп тапкырлар раслаган, мәдәният дөньясында зур танылу алган ансамбль. 

Асамбльнең йөзе - традицион халык биюләренең, бәйрәм композицияләренең төрле репертуары, татар халык җырларын искиткеч башкару һәм кыю авторлык эшкәртү. Болар барысы да, шул исәптән матур костюмнар, жанр сурәтләре коллективның визит карточкасы булып тора. Хәзерге вакытта ансамбльнең җитәкчесе - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ялалова Лилия Мәүләви кызы. Сәнгать җитәкчесе - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәтхуллина Лилия Равил кызы.

"Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле - 2012 елда әлеге югары статуска ия булган профессиональ коллектив, татар халкының уникаль вокал, хореографик традицияләрен саклый һәм трансляцияли, халыклар арасында үзара аңлашу һәм дуслык идеяләрен пропагандалый, әлеге сәнгать төрен XXI гасыр мәгълүмати җәмгыяте ритмында яшәүче заманча тамашачыга тәкъдим итә.

Бүген аның үз исеме, үз тамашачысы, үз репертуары, үз тату гаиләсе бар. Актаныш сәхнәсендә йолдыз булып атылып, нуры еракларга таралган "Агыйдел"нең еллар буе яшәп килгән күркәм традицияләре дә үзенчәлекле. Шуларның берсе – ел саен  үзләренең өр-яңа концерт программасын республиканың иң данлыклы сәхнәсе аша Казан тамашачысына тәкъдим итү. Казанлылар әлеге моң бәйрәмен һәрвакыт зарыгып көтеп ала, башкалада яшәүче күпсанлы якташларыбызның һәрберсе биредә көтеп алынган кунак. 

Актаныш тамашачысы алдында да М.Җәлил исемендәге премия иясе "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле ел да имтихан тота, шул рәвешле еллык эшчәнлегенә исәп-хисап ясый ул. 

Райодашларыбыз көтеп алган быелгы концерт программасы җыр-моң сөюче тамашачыны 30 гыйнвар  кичендә Ә. Афзалова исемендәге мәдәният йортына җыйды. Актанышның йөзек кашына әверелгән ансамбльнең чыгышын карап хозурланырга килүчеләр арасында җитәкчеләр дә, ак яулыклы апалар да, мөгаллим-мөгаллимәләр дә, табиб-шәфкать туташлары да, мәктәп укучылары да бар иде.


"Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең җиденче сезон концерты  да аның затлы, югары әзерлекле, иң мөһиме, сагындырылган булуын раслады. Афәрин, агыйделлеләр! Афәрин Актаныш кызлары, Актаныш егетләре!
Инде 7 февраль көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казан сәхнәсендә имтихан тотачак.  Асыл егет-кызларыбызга уңышлар юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International