ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2020 ел
якшәмбе

Алдагы уеннарда җиңүгә ирешкән башкарма комитет һәм оешма җитәкчеләре командалары арасында, биш очко өстенлек белән, башкарма комитет командасы беренче урынны үзенеке итте.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/uybNsnU_IR8   сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

“Бүләк” чаңгы трассасында чаңгыда узышканнан соң, “Лачын” боз сараенда шорт-трек, “Дулкын” бассейнында йөзү, “Батыр” спорткомплексында өстәл теннисы, бадминтон, гер күтәрү ярышларында шәхси беренчелек өчен җитәкчеләр бар көченә тырышты.

Безнең тулы видеорепортажны https://youtu.be/N2bMFcblaCQ  сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Чаңгы, шорт-трек, теннис, бадминтон, гер күтәрү, волейбол, йөзү- барысы җиде төр ярышта катнашты җитәкчеләр. Троеборьеның мөһим бәйгесе- чаңгы ярышыннан безнең тулы видеорепортаж.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/9u6XsuA7TAQ  сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ: Актанышта җитәкчеләр спартакиадасы узды.

 

50 яшьтән өлкәнрәк җитәкчеләр арасында Актаныш район башлыгы

 Энгель Фәттаховка тиңнәр табылмады.


1
февраль, 2020 ел
шимбә

- Без сезне районда һәрвакыт көтәбез. Хезмәт юлыгызны Актаныш белән бәйләргә карар кыласыз икән, без сезгә ярдәм кулы сузарга әзер. Эшле булыгыз, белемле булыгыз, тәрбияле булыгыз, сәләмәт булыгыз, - диде, студентларга мөрәҗәгать итеп, Актаныш районы башлыгы.

Актанышта үткән студентлар очрашуы кысаларында күңелле викторина оештырылды. Укучылар, студентлар һәм яшь белгечләр үзара тапкырлыкта, зирәклектә, чаялыкта  көч сынашты.

Начар метеорологик күренешләр:

2020 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
  төнлә һәм көндез томан (Казанда төнлә һәм иртән);
 - көндез бозлавык (Казан шәһәреннән башка).


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәренең Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче  оешма яки  юридик зат хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы айлык хезмәт хакы (компенсация һәм кызыксындыру характерындагы түләүләрне дә кертеп) 2020 елның 1 гыйнварыннан, күрсәтелгән хезмәткәр тарафыннан эш вакыты нормасы тулысынча эшләнгән булса, 14 000 сумнан да ким булмаска тиеш (хезмәт бурычлары).

Спартакиадага старт  иртәнге сәгать  9.00да,   “Бүләк” чаңгы трассасында бирелә. Һәр җитәкче өч спорт төрендә катнаша, чаңгы төре һәркем өчен мәҗбүри.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International