2 февраль, якшәмбе көнне, Актанышта җитәкчеләр спартакиадасы үткәрелә. Район җитәкчеләрен бергә туплый торган әлеге ярышның максаты: физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура – спорт эшен җанландыру һәм, әлбәттә, иң көчле җитәкчеләрне билгеләү.
Ярышларда район хакимияте җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, районның хуҗалык, оешма – предприятияләре, учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары чаңгыда узышу эстафетасы, өстәл теннисы, шорт-трек, йөзү, бадминтон, волейбол буенча көч сынаша.
Спартакиадага старт иртәнге сәгать 9.00да, “Бүләк” чаңгы трассасында бирелә. Һәр җитәкче өч спорт төрендә катнаша, чаңгы төре һәркем өчен мәҗбүри.