Бүген инде ярымшәһәрләнеп беткән Актанышның үзендә дә мал асрап көн күрүчеләр бар. Андыйларның ихатасында терлек мал-баш саны дистәләр белән исәпләнә.
.jpg)
Начар метеорологик күренешләр:
2020 елның 14 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән бераз кар.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка таба 3-8 м/с тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -11..114. Көндез максималь һава температурасы -6..9. Юлларда бозлавык.
Илгизәр Галиев исеме райондашларыбызга яхшы таныш, хәер, юл өстеннән күренеп торган йорт-җире, каралты-курасы да үтеп-сүтеп йөрүчеләрдә соклану уятмый калмыйдыр. Илгизәр Әүхәди улы менә ун еллап инде тимерчелек белән шөгыльләнә.
.jpg)
«Комсомольская Правда» нәшрият йорты вәкиллеге тарафыннан «100 ел эчендә Татарстанның 100 легендар бренды» проекты тормышка ашырыла.
ТАССРның 100 еллык бәйрәмен каршылап республикада бик матур традициягә нигез салынды. Бүген Актаныш районы үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегенең махсус залында өч гаиләгә юбилей бүләге тапшырылды.
.png)
Әфган сугышында катнашкан, Әфганстан мәхшәрен соңгы сулышларына кадәр оныта алмаган райондашларыбызның кайтавазы булып, 2018 елда Актаныш районына тәүге Хәтер колоннасы кергән иде. Якын-тирә күршеләр генә түгел, бездән шактый ерак урнашкан районнарда яшәүче әфганчы-интернационалист – ветераннар да, безнекеләрнең чакыруын кабул итеп, вафат булган әфганчыларның туган нигезләренә истәлек такталары урнаштырып, аларның исемнәрен мәңгеләштерүгә үз өлешләрен кертте. Әлеге сугышны үткән каһарманнар өчен бу – кәгазьгә язылмаган канун, алар өчен ул– вафат булган хезмәттәшләре алдында изге бурыч.
.jpg)
11 февраль көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, расланган график нигезендә, алдан кабул итүгә язылган гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә торак мәсьәләсе, янгыннан соң йорт төзү, гаилә хәле, опекунлык итү, хезмәт хакы һәм хезмәт шартлары буенча булды.
Бүген, 11 февраль көнне, Киров авыл җирлегендә халык җыены узды.
2020 елның 10 февралендә, гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча «Кайнар элемтә» ачыла.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Профсоюзлар федерациясе вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.
"Кайнар элемтә" телефоны: (843) 236-00-71.
Консультация вакыты: 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.