Азык-төлек иминлеген тәэмин итү, халыкны өзлексез рәвештә җитәрлек күләмдә ашамлык продуктлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясен, чималын һәм азык-төлекне өзлексез җитештерүгә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә: авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аның эшләнмәләреннән продуктлар, ашамлык продуктларын да кертеп, җитештерүче, авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм азык-төлекнең товар запасларын булдыручы оешмалар, шул исәптән сезонлы кыр эшләрен башкаручы, терлекчелек өлкәсендә эшләүче оешмалар, балык тотучы, балык эшкәртүче предприятиеләр, балыкчылык хуҗалыклары, шулай ук ветеринария дару чараларын җитештерү белән шөгыльләнүче оешмалар, халыкны ашамлык продуктлары белән тәэмин итүгә бәйле эшчәнлекне һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясендә эш көннәрен игълан итү турында” 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указының 2 пунктындагы «а», «в» һәм «г» пунктчаларына эләгә.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хәбәр итә, җир законнары үтәлешен 2020 елның 1 маена кадәр планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрүне туктаткан. Карар РФ Хөкүмәте йөкләмәсе нигезендә кабул ителде.
Яңа коронавирус йогышлы таралуга бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 18.03.2020 “Карантин очрагында эшкә яраксызлык кәгазьләрен рәсмиләштерүнең, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләрне билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен раслау турында” 294 санлы карар кабул ителде.
Кагыйдәләр 2020 елның 20 мартыннан 1 июленә кадәр гамәлдә булачак.
“Кванториум” балалар технопаркы 2020 елның 16 апрелендә геопространство мәгълүматлары белән бәйле заманча технологияләр белән кызыксынуны арттыру максатыннан «Карталар фестивале» II Бөтенроссия конкурсын үткәрә.
2020 ел конкурсына Россиянең 15 шәһәреннән 50 гариза бирелгән, фестивальдә катнашучыларның гомуми саны 115 кеше. Быел конкурс дистанцион режимда узачак.
Россия Федерациясе Президентының махсус санитар режимны тәэмин итү кысаларында, 25.03.2020 ел указы нигезендә, шулай ук кулланучылар кабул итү өчен «Татэнергосбыт» АҖ офислары 30.03.2020- 15.04.2020 числоларында, махсус санитар-эпидемиологик режим тәмамланганчы ябык булачак.
Аерым алганда, кадастр бәясе нәтиҗәләре турында бәхәсләрне карау тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
Шулай итеп, кертелгән үзгәрешләр нигезендә, кадастр бәясен яңадан карау турында гаризаны чираттагы дәүләт кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре Бердәм дәүләт реестрына кертелгәннән соң, теләсә кайсы вакытта тапшырырга мөмкин. Элегрәк бу срок Бердәм дәүләт реестры бәяләвенә дәгъва белдерелә торган нәтиҗәләрне керткәннән соң 5 елдан да соңга калмыйча башкарыла иде.
Предприятиеләрнен персоналы белән хәлне оператив күзәтү өчен «Работа в России» (trudvsem ru ). порталындагы мәгълүматларны тутырырга киңәш итәбез. Әлеге сервиска мәгълүмат керткән предприятиеләргә генә ярдәм итү чаралары күрсәтеләчәк.
1 апрельдән Актаныш районы Мәсәде авылында котыру чире буенча карантин игълан ителде. Бу хактагы фәрман Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган.
.jpg)
Район хуҗалыкларында дәвам иткән техник карауларның чираттагысы бүген "Таң" җәмгыятендә гамәлләштерелде. Басу-кырларга чыгачак 25 трактор, 15 тагылма агрегат энә күзеннән үткәрелеп, аларның әзерлек дәрәҗәсе яхшы дип бәяләнде.
.jpg)
Җәмәгать, мондый сәбәпләр белән урамга чыгу тыела! Таҗлы вирус дигәнең үз кануннарын гамәлгә кертте: Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү шартларында урамда йөрү өчен эш бирүчедән белешмә яки СМС-пропуск кулда булу шарт . Система 1 апрель төнендә эшли башлады.