Көндезге 12 сәгатькә Актаныш районында яшәүче барлык сайлаучыларның 92,2 проценты, ягъни 20494 сайлаучы РФ Конституциясен үзгәртүгә карата үз фикерен белдерде.
Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, парламентның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет рәисе Альберт Хәбибуллин 30 июнь көнне Актанышта эшлекле сәфәрдә булды, сайлау участокларында эш барышы белән танышты.
– Гомумроссия тавыш бирү 25 июньнән башланып китте. Әлеге кампаниядә 30 июньгә 16 мең 638 сайлаучы катнашты. Бу – райондагы 22 мең 256 сайлаучының 74 проценты, – дип таныштырды район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта урнашкан 2831 нче сайлау комиссиясендә дә 1087 сайлаучыдан 810 сайлаучы участокта тавыш бирергә өлгергән инде.
«Ярдәм янәшәдә! Помощь рядом!» республика акциясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан пандемия шартларында тормышка ашырылды. Актанышта мондый ярдәмне бу юлы 641 райондашыбыз алды. Аларга 1 200 сумлык азык-төлек җыелмасы кайтты.
«Ярдәм янәшәдә! Помощь рядом!» республика акциясе кысаларында район азык-төлек җыелмалары белән соңгы траншны шимбә көнне кабул итте. Бүгенге көнгә әлеге җыелмаларның 492се хуҗаларына тапшырылган, калганнары шушы көннәрдә ияләренә барып җитәчәк.
Азык-төлек җыелмаларын бушату һәм китерү бу юлы да традиция буенча волонтерлар ярдәме белән башкарылды. Азык-төлек таратуда эшләүче яшьләр, шулай ук район, җирлек җитәкчеләре катнашты.
Бүген район хакимиятенең утырышлар залында башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев җитәкчелегендә "Актаныш районында чүп түгүне оештыруда 1 июльдән гамәлгә керүче яңалыклар" дигән темага сишәмбе брифингы узды.
Хакимият бинасында оештырылган сишәмбе брифингында халык өчен гаять актуаль темаларның берсе – “Гринта” җәмгыяте аша җирлекләрдән җыелган чүп, аңа билгеләнгән түләүләр мәсьәләсе күтәрелде. Искәртеп үтәбез, Татарстанның 23 районына бүгенге көндә нәкъ шушы оешма хезмәт күрсәтә, ягъни ул Актаныш районы башкарма комитеты раслаган график нигезендә 84 авылдан каты көнкүреш калдыкларын җыя.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү.
Сайлау комиссиясе әгъзалары участокка килү мөмкинлеге булмаган гражданнарның өенә бара. 630 нчы сайлау комиссиясе әгъзасы Илүзә Муллахмәтова Фәһиянур һәм Сад Анферовлар фатирына килеп, өлкәннәргә РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча фикерләрен белдерергә мөмкинлек тудырды.
.png)
16 яше тулмаган балалар тәрбияләүче ата-аналарга, опекун яисә попечительләргә, 16 яшькә кадәрге баланы уллыкка алучыларга июль аенда балаларның һәркайсына унар мең сум акча түләячәк
Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү дәүләт өчен генә түгел, беренче чиратта халык өчен дә мөһим, диде җәмәгатьчелек фикерен куәтләп Зәмфирә Зиннур кызы.
Сайлау пунктына кергәндә аның температурасын үлчәделәр һәм шәхси саклану чараларын бирделәр. Аннары ул дистанция саклап, сайлау комиссиясе әгъзасына паспортын ачып күрсәтте, бюллетень алды һәм тавыш бирү кабинасына китте.
Ветеранны туган көне уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов котлады. Тәбрикләү хатларын һәм бүләк-күчтәнәчләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев, Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдинова тапшырды.