Хакимият бинасында оештырылган сишәмбе брифингында халык өчен гаять актуаль темаларның берсе – “Гринта” җәмгыяте аша җирлекләрдән җыелган чүп, аңа билгеләнгән түләүләр мәсьәләсе күтәрелде. Искәртеп үтәбез, Татарстанның 23 районына бүгенге көндә нәкъ шушы оешма хезмәт күрсәтә, ягъни ул Актаныш районы башкарма комитеты раслаган график нигезендә 84 авылдан каты көнкүреш калдыкларын җыя.
Видеокүпер аша элемтәдә бүген “Гринта” җәмгыятенең Казандагы вәкилләре иде. Алар актанышлыларны борчыган күп кенә сорауларга ачыклык кертте.
Брифинг барышында яңгыраган төп яңалык – 1 июльдән чүп өчен түләүләр янә арта. Инде иртәгәдән күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең чүп чыгарган өчен җан башына айлык түләү күләме 89 сум 90 тиенгә әверелә. Шәхси йортта яшәүчеләр өчен бәяләр 97 сум 41 тиенне тәшкил итәчәк. Шулай да, “Гринта” җәмгыятенең кулланучылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Малофеев билгеләп үткәнчә, якын арада чүп өчен түләүгә бәя арту көтелмәячәк.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару хезмәте өчен яңа туган сабыйдан алып, иң өлкән кешегә кадәр түләргә туры килә – моның өчен һәр кеше белән аерым-аерым килешү төзүнең кирәге юк, бу гомуми тәртиптә башкарылды. Әмма сезгә бу килешүнең кулыгызда булуы кирәк икән, Актаныштагы “Мехуборка” оешмасы аша аны алып була, моның белән бәйле киртәләр юк. Финанс яклары авыррак кешеләргә социаль яклау бүлекләре аша аз тәэмин ителгән гаилә буларак субсидияләр кайтару да каралган.
Ниндидер сәбәпләр аркасында урамыгызга чүп җыю машинасы кереп җитә алмаган икән – бу хакта да “Мехуборка” җәмгыятенә хәбәр итәргә кирәк. Чүп алынмаган вакыт өчен бер ай эчендә кире хисап ясала.
Кайбер кешеләрнең бөтенләй дә чүп чыгармавлары хакында ишетергә туры килә. Әмма кеше ихатасыннан, кеше йортыннан чүп чыкмый кала алмый , чөнки сүз яшәеш хакында бара. Өстәвенә, хәзер чүп өчен түләү коммуналь түләүләр белән бер дәрәҗәдә мәҗбүри санала – димәк, түләмичә булмый, чөнки бөтен Россия буенча федераль закон үз көчендә.
Бүгенге көндә Актаныш районының тугыз авылына чүп җыю машинасы атна саен керә. Тик, кызганычка каршы, барлык авылларга да атна саен машинаны кертү мөмкинлеге юк – бу тарифлар артуга китерергә мөмкин. Шулай да бу юнәлештә авыллар белән индивидуаль эшләү оештырылачак.