БҮГЕНГЕ БРИФИНГТАН ВИДЕОРЕПОРТАЖ: Актаныш районында чүп түгүне оештыруда 1 июльдән гамәлгә керүче яңалыклар, халыктан кергән сораулар

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Бүген район хакимиятенең утырышлар залында башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев җитәкчелегендә "Актаныш районында чүп түгүне оештыруда 1 июльдән гамәлгә керүче яңалыклар" дигән темага сишәмбе брифингы узды. 
"ГРИНТА" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең кулланучылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Малофеев "Телемост" аша брифингта катнашты.

Район мәгълүмат үзәгенә халыктан кергән сорауларга җавап бирде. Брифинг барышын җирлекләрдәге авыл башлыклары да күзәтте. Үзләрен кызыксындырган сорауларны җитәкчеләргә юллады. 


1 июльдән чүп җыюда гамәлгә керүче яңалыклар, икътисади нигезләнгән тарифлар белән район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Рамил кызы Сираева чыгыш ясады.

Чүп җыю буенча “Мехуборка” җәмгыятенең районда эшләү тәртибе белән “Мехуборка” җәмгыятенең Актаныш районы буенча җаваплы вәкиле Ирек Марат улы Сәетгалиев таныштырды.


Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны күрсәткән хезмәтләр, чүплекнең торышы турында Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны җитәкчесе Азат Альверт улы Ахунов сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International