ИРТӘГӘГӘ КАДӘР ВАКЫТ БАР: 25 июньнән 1 июльгә кадәр уза торган Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү дәвам итә(+ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 30 июне, сишәмбе

630нчы участок сайлау комиссиясе Балалар иҗат үзәгендә урнашкан. Әлеге сайлау участогына Ленин урамындагы 37, 38, 106, 106а, 117, 119, 125, 126а йортлары һәм Юбилей урамындагы йортларда яшәүчеләр үз фикерләрен белдерергә килә. Участок комссиясе шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Комиссия әгъзалары маска һәм перчаткалардан эшли. Тавыш бирә торган иҗат үзәге бинасы ике сәгать саен җыештырыла, барлык өслекләр дезинфекцияләнә. Тавыш бирергә килүчеләрнең барысының да тән температурасы үлчәнә. Моның өчен сайлау участокларына контактсыз үлчәү приборлары таратылган. Сайлаучыларга шулай ук бер тапкыр кулланыла торган маска, перчатка, ручка бирелә. Участокларга аяк киемнәрен дезинфекцияли торган келәмнәр куела, алар һәрдаим алыштырып торыла. Кулларны дезинфекцияләү өчен антисептиклар да бар. Сайлау барышында дистанция саклау таләп ителә. Гомумән алганда, халыкның иминлеген кайгыруга тәгаенләнгән барлык чаралар да күрелә.

Сайлау комиссиясе әгъзалары участокка килү мөмкинлеге булмаган гражданнарның өенә бара. 630 нчы сайлау комиссиясе әгъзасы Илүзә Муллахмәтова Фәһиянур һәм Сад Анферовлар фатирына килеп, өлкәннәргә РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча фикерләрен белдерергә мөмкинлек тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International