Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Актанышта сайлаулар барышы белән танышты

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, парламентның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет рәисе Альберт Хәбибуллин 30 июнь көнне Актанышта эшлекле сәфәрдә булды, сайлау участокларында эш барышы белән танышты.

– Гомумроссия тавыш бирү 25 июньнән башланып китте. Әлеге кампаниядә 30 июньгә 16 мең 638 сайлаучы катнашты. Бу – райондагы 22 мең 256 сайлаучының 74 проценты, – дип таныштырды район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта урнашкан 2831 нче сайлау комиссиясендә дә 1087 сайлаучыдан 810 сайлаучы участокта тавыш бирергә өлгергән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International