«Ярдәм янәшәдә! Помощь рядом!» республика акциясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан пандемия шартларында тормышка ашырылды. Актанышта мондый ярдәмне бу юлы 641 райондашыбыз алды. Аларга 1 200 сумлык азык-төлек җыелмасы кайтты.
«Ярдәм янәшәдә! Помощь рядом!» республика акциясе кысаларында район азык-төлек җыелмалары белән соңгы траншны шимбә көнне кабул итте. Бүгенге көнгә әлеге җыелмаларның 492се хуҗаларына тапшырылган, калганнары шушы көннәрдә ияләренә барып җитәчәк.
Азык-төлек җыелмаларын бушату һәм китерү бу юлы да традиция буенча волонтерлар ярдәме белән башкарылды. Азык-төлек таратуда эшләүче яшьләр, шулай ук район, җирлек җитәкчеләре катнашты.