Район Советының кече утырышлар залында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева, район үзәк хастаханәсенең клиник-эксперт мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Светлана Бәхтияр кызы Корбанова, 73 нче санлы район үзәк даруханәсе җитәкчесе Рина Равил кызы Әмирханова, район пенсия фонды җитәкчесе Булат Мөзәллиф улы Басыйров, инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова, журналистлар катнашында сишәмбе брифингы узды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
18 сәгатьтән 7 сентябрьдән 18 сәгатькә кадәр 2020 елның 8 сентябрьгә Татарстан Республикасы территориясендә уңайсыз метеорологик күренешләр фаразланмый.
Көнчыгыш Предкамь һәм Кама аръягы буенча: Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан 3-8 м/с, көндез тизлеге 12 м/с. Төнлә минималь температура 5. 9˚. Көндез 22. 26˚.
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның чыгышын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уңай яктан бәяләде.
Бүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә район оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары катнашында киңәшмә узды.
Бүген – 7 сентябь көнне район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә, оешма, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.
.jpg)
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 6 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Юллар аркылы чыкканда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхразыев килде. Васыйл Гаяз улы район ветераннарының хәзерге “Мирас”, элеккеге “Гәрәбә” клубы әгъзалары белән очрашты, өлкәннәр ансамбль репертуарыннан иң эчтәлекле җырларын башкарды. Җитәкчеләр белән очрашудан файдаланып, лаеклы ялдагы райондашлар үзләрен борчыган сорауларын юллады. Үз ишегалларын “Безнең ишегалды” программасына кертеп төзекләндерү кирәклеген әйттеләр.
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразыев Татарстан муниципаль районнары буенча эшлекле сәфәрләрен дәвам итә. Бүген актанышлылар да Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев белән очрашты. Татар конгрессы Милли шура рәисен Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова каршы алды.
.jpg)
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
00 сәгатьтән 09 сәгатькә кадәр. 2020 елның 5 сентябрендә
2020 елның 5 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Ике ел рәттән районкүләм футбол чемпионатында җирлек командалары арасында абсолют җиңү яулап килгән Актаныш командасына 28 август көнне “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге 2000 сумлык сертификат тапшырган иде.
Яңа уку елына аяк баскан көннәрдә исә Актаныш футболчылары спорт кибетенең сертификатын авыр тормыш хәлендә калган бер гаиләгә бүләк итеп, икенче сыйныфка баручы нәни Эльвинаны сөендерделәр.
.jpg)