ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

       Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов белән Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат җитәкчелеге белән очрашты. Эшлекле сөйләшүдә «Цифрлы трансформация үзәге» дәүләт казна учреждениесенең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы үсеш бүлеге башлыгы Анастасия Бородовская, "Санлы трансформация үзәге" дәүләт казна учреждениесенең шәһәр инфраструктурасын цифрлы үстерү бүлеге башлыгы Илшат Шәрипов, район электр элемтәсе үзәге җитәкчесе Ринат Хәернасов катнашты.

Гадәттә, татар теле фәне буенча республика олимпиадасының муниципаль этабында катнашучы районыбыз укучылары “Туган телле мәктәп укучылары өчен туган тел олимпиадасы”нда катнаша иде. Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәп, Мари Суыксуы мәктәбе укучылары “Рус телендә белем бирүче татар мәктәпләре укучылары өчен туган тел олимпиадасы”, “Рус телле төркемнәр укучылары өчен татар теле олимпиадасы” дип аталганында татар теле буенча белемнәрен сынады.  Остазлары белән әзерлек заяга булмаган, олимпиада җиңүчеләрен бүләкләүдә әлеге уку йортыннан да вәкилләр берәү генә түгел иде.Шулай ук быелгы олимпиаданың өстенлеге- технологик техникум студентлары да призерлар рәтен тулыландырды.

Татар әдәбияты фәненнән республика олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләү(+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов Актаныш технологик техникумында цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә үсеше мөмкинлекләре белән танышты.

Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында «Акыллы мәктәп» дип атала торган система төзелә. «Акыллы мәктәп» системасына дәрескә кыңгырауларны автомат рәвештә бирү, укырга килүне теркәү, ата-аналарга хәбәрләр җибәрү, медиаҗиһазлар белән идарә итү, туклануны хисаплау системалары, эчке веб-сайт, чат-бот һәм мобиль кушымта керә.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов җитәкчелегендәге эшче төркем 23 декабрьдә гимназиядә булып, әлеге проектны тормышка ашыруда юл картасы булдыру буенча фикер алышты.


23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

"Җиһазланган блоклы-модульле сәүдә объектлары төзелеше" программасы кысаларында Чишмә авылында “Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты” ачылды.

       Бүгенге бәйрәмдә Ирмәш авылы халкының йөзе балкып тора иде. Берсеннән-берсе татлы-шифалы чишмәләр тау битләрен камап алса да, элеккечә көянтәгә чиләк элеп, я булмаса бидон белән су ташыган апаларның шатлыгы зур. Сәбәбе дә саллы: хәзер һәр өйгә чишмә суы килә, кранны гына ачасы. Өйләргә су китерү өчен халык үзе тырыша. Тамчы тама-тама боз тишә дигәндәй, җитәкчеләргә бер-бер артлы язылган хатлары, авыл җыеннарында әйтелгән сораулары, ниһаять, чишелеш тапты. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов ирмәшлеләрне сулы булулары белән котлады, халык сораган клуб, бакча, башлангыч мәктәпне берләштергән җәмәгать үзәген төзергә җыенабыз дип, тагын бер кат бәйрәмдә катнашучыларны сөендерде.

2021 ел бусагасына аяк баскан көннәрдә ирмәшлеләрнең иң зур хыялы чынга ашты - халык чиста суга тиенде. Саф чишмә суы заманча технологияләр белән авылга тоташтырылып кына калмады, торбалар аша йортларга да керде.

Бүгенге брифинг "Актаныш районында педагогик кадрларны максатчан әзерләү" темасына багышланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International