2020-2021 УКУ ЕЛЫНДА ТАТАР ТЕЛЕ ФӘНЕ БУЕНЧА ОЛИМПИАДАГА КАТНАШУЧЫЛАР АРТКАН(+ФОТОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Гадәттә, татар теле фәне буенча республика олимпиадасының муниципаль этабында катнашучы районыбыз укучылары “Туган телле мәктәп укучылары өчен туган тел олимпиадасы”нда катнаша иде. Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәп, Мари Суыксуы мәктәбе укучылары “Рус телендә белем бирүче татар мәктәпләре укучылары өчен туган тел олимпиадасы”, “Рус телле төркемнәр укучылары өчен татар теле олимпиадасы” дип аталганында татар теле буенча белемнәрен сынады.  Остазлары белән әзерлек заяга булмаган, олимпиада җиңүчеләрен бүләкләүдә әлеге уку йортыннан да вәкилләр берәү генә түгел иде.Шулай ук быелгы олимпиаданың өстенлеге- технологик техникум студентлары да призерлар рәтен тулыландырды.

Җиңүчеләрне һәм призерларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова котлап, дипломнар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International