ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2013 ел
җомга
Иртәгә, 26 октябрь көнне Актанышка 1998 нчы елгы яшь спортчыдар арасында Рәсәй беренчелеге кысаларында очрашу өчен Глазов шәһәренең “Прогресс” командасы килә

Яңа Федераль закондагы нормалар буенча, баланы караган өчен чыгымнар өч төркемгә бүленә


24
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

19 октябрь көнне Байсар авылы мәдәният йортында 3 дистә ел шушы җирлекнең хуҗалыгын җитәкләгән, күптән түгел үзенең күркәм гомер бәйрәмен–65 яшьлек олы юбилеен каршы алган  Актаныш районының мактаулы гражданы Салихҗанов Рәүхәт Салихҗан улының “30 ел бергә“ исеме астында бәйрәм кичәсе узды.


22
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

14 октябрь көнне “Яшьлек” милли мәдәни үзәгендә авыл җирлекләренең агымдагы елның 9 аендагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмә үтте. Анда авыл җирлеге башлыклары, авыл советы сәркатипләре, гомум гамәли табиблары, фельдшерлар, участок инспектор вәкилләре катнашты. Сөйләшүне район башлыгы урынбасары Илфак Бариев алып барды.

Яңа уку елында гамәлгә кергән “РФдә Мәгариф турында”гы закон балалар бакчаларында ата-аналар түләвен арттырырга мәҗбүр итте. Моңа кадәр алар бакчада сабыйларны тәрбияләү өчен тотылган акчаның 20 процентын гына түли иде. Хәзер исә бу чикләүләр бетерелде, бәяне төбәкләр үзләре билгели. Ә яңа төр компенсация генә чыгымнарны киметерме?

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына татар- башкорт милли көрәш буенча XVIII шәхси-команда республика ярышлары 17 -20 октябрьдә Казанда үтте.

17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен үз вакытында түләмәгән очракта, 2013 елның 10 октябреннән кабул ителгән үзгәрешләр буенча һәм Россия Федерациясе Торак Кодексының 155 нче маддәсенең 14 нче пункты нигезендә, пеня хисаплана башлаячак.

Кичә  матбугат үзәгендә видеоконференция режимында традицион брифинг узды, анда Казанны су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләү турында сүз барды.

16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Россиянең гражданнар оборонасы оешуга 4 октябрьдә 81 ел тула. Бу көнне һәм 16-17 октябрь көннәрендә районда гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узачак. “Халыкка нәрсә көтәргә? Нәрсә эшләргә?“ – дигән сорауларга җавап эзләп һәм, гомумән, гражданнар оборонасы эшчәнлеге белән якыннан танышу максатыннан район янгын сакчылыгы гарнизоны җитәкчесе Равил Харрасов белән узган әңгәмәбез һәркемгә файда булыр дип уйлыйбыз.

Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс уздыру буенча конкурс комиссиясенең утырышы 18 октябрьдә сәгать 9 да муниципаль район Советының утырышлар залында үткәрелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International