Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына татар- башкорт милли көрәш буенча XVIII шәхси-команда республика ярышлары 17 -20 октябрьдә Казанда үтте. Безнең районнан 2 команда-“Актаныш” һәм “Агросила-Актаныш” катнашты. Барлыгы 56 команда булып, Актаныш командасы 9нчы урынны яулады. Үз үлчәүләрендә Рамил Хисматуллин 3нче, ә Илнар Насрыев 4нче урында булдылар.