Торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен үз вакытында түләмәгән очракта, 2013 елның 10 октябреннән кабул ителгән үзгәрешләр буенча һәм Россия Федерациясе Торак Кодексының 155 нче маддәсенең 14 нче пункты нигезендә, пеня хисаплана башлаячак.
Торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен үз вакытында тулысынча түләмәгән затлар, 2013 елның ноябрь аеннан башлап, РФ Үзәк Банкы ставкасы буенча, түләнмәгән сумманың һәр көне өчен билгеләнгән вакытның икенче көненнән башлап пеня түләргә тиеш булалар. Өстәп шуны да исегезгә төшерәбез: мондый нормалар коммуналь хезмәтләр җиткерү кагыйдәләрендә дә каралган.
Һәр айның 20нче числосыннан "Бердәм хисаплау үзәге" ҖЧҖ торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен бурычлыларга РФ Үзәк Банкының шул көнгә булган ставкасы нигезендә пеня исәпли башлаячак.